Пуховикны ничек дөрес сайларга?

Безнең кышлар өчен иң үтемле кием - пуховик. Хәзер аның нинди генә төрен сатмыйлар. Кайсысын сайлап алырга да белгән юк. Белгечләр иң беренче чиратта пуховикның эчлегенә игътибар итәргә куша. Табигый йоннан тегелгәне, әлбәттә, җиңел була, җылыны да яхшы тота. Тискәре яклары да юк түгел. Бердән, аны юу катлаулырак, икенчедән, кайберәүләрдә...
Безнең кышлар өчен иң үтемле кием - пуховик. Хәзер аның нинди генә төрен сатмыйлар. Кайсысын сайлап алырга да белгән юк.
Белгечләр иң беренче чиратта пуховикның эчлегенә игътибар итәргә куша. Табигый йоннан тегелгәне, әлбәттә, җиңел була, җылыны да яхшы тота. Тискәре яклары да юк түгел. Бердән, аны юу катлаулырак, икенчедән, кайберәүләрдә аллергия барлыкка китерә. Шуның өстенә, андый эчлекле пуховикларның бәясе дә кыйммәтрәк.
Гага (диңгез үрдәге) белән аккош йоны аеруча кыйммәт йөри. Аның каравы, алар бик сыйфатлы, җылы. Үрдәк һәм каз йоныннан тегелгәннәренең сыйфаты бертигез. Кайбер намуссыз җитештерүчеләр пуховик эченә тавык йонын да тутыра. Яңгырлы көндә киеп чыга калсагыз, өслеге дә сыйфатсыз материалдан тегелгән булса, пуховигыгыз белән саубуллаша аласыз.
Эчлеге синтетика булган пуховиклар да җылы, аларны юу да җайлы, тиз кибә дә. Пуховикны хәзер нинди генә материалдан текмиләр, тик шулай да алар арасында иң популярлары - синтепон, изософт, холлофайбер, тинсулейт, синтепух.
Синтепон турында барыбыз да ишетеп белә, ә менә изософт ул нәрсә, дигән сорау тугандыр. Изософт синтепоннан җиңелрәк. Ул дымга каршы бик яхшы тора, яңгырда юешләнми. Юганнан соң, формасын да югалтмый. Аны каты суыкларда да киеп була. Ә менә бәясе кыйммәтрәк.
Холлофайбер - җиңел, йомшак тукыма. Аны уенчык, матрас, кием эчләренә дә тутыралар. Әлеге материал изософттан авыррак. Аллергия барлыкка китерми.
Тинсулейт бик нәзек материал. Ул бик җылы, бик юка, бик җиңел, тиз юыла һәм тиз кибә. Мондый пуховикны көн дә юсаң да, берни булмый. Бәясе дә кыйммәт йөри.
Синтепух, исеменнән күренгәнчә, структурасы белән йонга охшаган, ясалма җепселләрдән тора. Уңай яклары: ул тузан, ис сеңдерми, һава үткәрә, тиз кибә.
Пуховик сайлаганда, аның авырлыгы белән дә кызыксыныгыз. Ул 600 граммнан да артык булырга тиеш түгел. Табигый йоннан тегелгәнен сайласагыз, этикеткасында DIN EN 12934 дигән язу булырга тиеш. Бу язу пуховик эчлегенең бөтен кирәкле этапларны үтүен аңлата. Стандарт буенча ул юылган, киптерелгән, стерильләштерелгән булырга тиеш.
Пуховикның тырпаеп торган йоны күренмиме, пөхтә итеп тегелгәнме, җепләре чыгып калмаганмы - боларына да игътибар итегез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 15:09Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана 10 нчы сентябрьдә Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак. Киләсе сезонда сәүдә урыннары артачак – хәзер Юдинода Революция урамы буенча чатыр мәйданчыгы төзелеше бара. Моннан тыш, фермерлык азык-төлек продуктлары белән мобиль сәүдә итүне үстерү планлаштырыла. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сүзләренә сылтама белән Казан мэриясе порталы хәбәр итә.1700
-
8 август 2022 - 14:56В Татарстане в рамках национального проекта «Экология» проведено лесовосстановление и лесоразведение на площади 2865 га В республике продолжается реализация регионального проекта «Сохранение лесов в Республике Татарстан» федерального проекта «Сохранение лесов» национального проекта «Экология». В его рамках по состоянию на 8 августа т.г. в Татарстане проведены работы по лесовосстановлению и лесоразведению на площади 2865,1 га. В том числе посадка лесных культур – на 1412,5 га, лесоразведение – на 104,6 га, комбинированное лесовосстановление – на 4 га, естественное лесовосстановление – на 1344 га.1700
-
8 август 2022 - 10:53Иске Җөри авылыннан Равиль һәм Дания Насибуллиннар гаиләсе төзегән матурлык Бәйгебез дәвам итә, дуслар! Инде нәтиҗәләр ясарга да күп калмый. Гариза тапшырырга ашыгыгыз! Ә әлеге фотоларда Иске Җөри авылыннан Равиль һәм Дания Насибуллиннар гаиләсе төзегән матурлыкны күрәсез. Искиткеч бит!9800
-
8 август 2022 - 10:33АО «Транснефть - Прикамье» – в числе лидеров среди организаций высокой социальной эффективности АО «Транснефть – Прикамье» заняло 2-е место во Всероссийском конкурсе «Российская организация высокой социальной эффективности» в номинации «За создание и развитие рабочих мест в организациях производственной сферы».4900
-
8 август 2022 - 09:01Эсселәр янгын куркынычын арттыра Бүген һәм алдагы тәүлекләрдә Татарстанда эссе һәм коры һава торышы саклана. Бүген көндез +30дан +32 градуска кадәр җитәчәк. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә, явым-төшем көтелми.7200
-
8 август 2022 - 08:42Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз Бу көннәрдә райондашыбыз Бурганов Шамиль Галимҗан улы гаиләсе зур югалту кичерә.13600
-
8 август 2022 - 08:08«Кубань» салаты Кирәк булачак: 2 кило кызара башлаган (яки өлгереп җиткән, әмма каты булсын) помидор, 1 кило кыяр, 2 эре татлы борыч, 1 баш эре суган, 5 сарымсак теше, ярты әче борыч, 100 мл (ярты стакан) үсемлек мае, 60 мл 9 процентлы серкә, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 1,5–2 аш кашыгы тоз, 2 канәфер, төелгән борыч катнашмасы, тәменчә укроп.11800
-
7 август 2022 - 14:19Сездә күпме авырлыктагы помидорлар үсә? Безгә Үзәк бистәсеннән Гөлфия Салихова менә шундый фото җибәрде 😅 Ә сездә күпме авырлыктагы помидорлар үсә? 😊21000
-
7 август 2022 - 13:15Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар, дип белдерде аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. РИА Новости шул турыда яза.26600
-
7 август 2022 - 08:06КФУ профессоры эсселекнең кайчан сүреләчәген әйткән Бүгенгә һава температурасы нормадан 4-5 градуска югары.54000
-
7 август 2022 - 08:03Роза таҗларыннан – кайнатма Кирәк булачак: 300 грамм чәчәк таҗы, 300 грамм шикәр комы, ярты стакан су, 1 эре лимон согы.19500
-
6 август 2022 - 16:58Олы Мишәдә "Урам бәйрәме" гөрли Күптән түгел Олы Мишә авылының Тукай урамында яшәүчеләр гөрләтеп урам бәйрәме уздырган.28300
-
5 август 2022 - 15:05Районда сыер савучылар ярышы узды
-
3 август 2022 - 15:25Теләче делегациясе Суслонгер җирләрендә булып кайтты
-
8 август 2022 - 08:57Төтенне аралап кереп документларын гына алып чыгалар13 июнь көнне Теләче районы Үзәк авылында төнлә янгын чыгып, Галина һәм Ильнур Валиуллиннарның йорт- җирсез калуы хакында хәбәр иткән идек.11100
-
5 август 2022 - 14:46Белем учакларында тулы көченә, яңа 2022-2023 уку елына әзерлек эшләре бара Укучыларның әле генә башланган жәйге каникуллары да ахырына якынлаша. Жәйге ялның өченче - август аена да аяк бастык. Белем учакларында тулы көченә яңа 2022-2023 уку елына әзерлек эшләре бара.61600
-
5 август 2022 - 14:10Уңган-булганлык бәйгесе Бүген җаваплылыгы чикләнгән Алан” ширкәтенең Балыклы авылы товарлыклы-сөтчелек фермасы базасында районкүләм савымчылар һәм ясалма орлыкландыру техниклары бәйгесе булып үтте.55700
-
7 август 2022 - 08:06КФУ профессоры эсселекнең кайчан сүреләчәген әйткән Бүгенгә һава температурасы нормадан 4-5 градуска югары.54000
-
6 август 2022 - 08:10Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген район комиссиясе тикшерде Теләче районы башкарма комитетынын 20.06 2022 ел 116 номерлы карары нигезендә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген район комиссиясе тикшерде. Белем оешмаларын тикшеру 3 августтан 5 августка кадәр дәвам итте.46800
-
5 август 2022 - 11:00«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе башланды Татарстанда ел саен үткәрелүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе башланды. Аз керемле, күпбалалы, балаларны тәрбиягә алган, авыр хәлдә калган гаиләләргә, авыру балаларга күрсәтелә бу ярдәм.39000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика