Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сабыйлы йортта уяулык кирәк!

Кече яшьтәге сабыйлары бул­ган әти-әниләр өчен 10 кагыйдә:

1. Пластик савыт-саба. Хәзер балалар өчен төрле төстәге пластик тәлинкәләр, чынаяклар сатыла. Аларны алганда бик игътибарлы булыгыз, составларында меламин булмасын. Ул бик хәвефле һәм агулы матдә.

 

2. Вак детальләре булган уенчыклар. Конструкторлар, уенчык-трансформерлар белән бала-чага сәгатьләр буена мәш килә. Тик шул ук вакытта авызга кабып, йотарга да, колакларына тыгарга да мөмкиннәр. Шуңа да 3 яшькә кадәрге балалар өчен эре детальле уенчыклар сайларга тырышыгыз.

 

3. “Таблетка” батарейкалы уенчыклар. “Җырлап”, “кычкырып”, зыр-зыр әйләнеп торучы заманча уенчыкларның күбесендә вак кына түгәрәк батарейкалар бар. Алар урнаштырылган урынны кечкенә шөреп белән ныгытып куегыз. Сабый авызына эләккән батарейка аркасында зур бәла килеп чыгу ихтимал.

 

4. Йомшак уенчыклар. Алар җиңел, йомшак, уңайлы, әлбәттә. Ләкин тузан җыя. Урамда кулдан төшеп китеп, пычрану, ә аннары бала авызына эләгү куркынычы бар. Шуңа да кыска йонлы, я бөтенләй чүпрәк уенчыклар алырга тырышыгыз һәм аларны юып торыгыз.

 

5. Муенсалар. Замана әти-әниләре яңа туган баланың да муенына алтын муенса тагып куя. Җепкә уенчык, имезлек тагып, муенга элүчеләр дә бар. Андый әйберләр белән сак булырга кирәк, баланың буылуы ихтимал.

 

6. Дарулар. Аларны сабый кулы җитмәслек урынга алып куегыз. Моны гадәткә кертергә кирәк. Югыйсә, ялгыш кына онытылып, өстәлдә калган даруны витамин дип ашап куюлары бар. Нәтиҗәсе бик аянычлы булырга мөмкин.

 

7. Химик чаралар. Алар да, дарулар кебек үк, буй җитмәслек урында сакланырга тиеш.

 

8. Гөлләр. Аларның арасында агулылары да булырга мөмкин. Өйдә кечкенә бала бар икән, гөлләрнең кайсы нинди булуын да белү кирәк. Сабыйларның гөл яфрагын чәйнәп, дәваханәгә эләгү очраклары да юк түгел, кызганычка каршы.

 

9. Электр җиһазлары. Аларны да сабый нәрсәгә тотынырга ярый яки ярамыйны аңлый башлаганчы югарырак алып куярга кирәк. Хәзер кибетләрдә розеткалар өчен махсус “заглушка”лар сатыла.

 

10. Мебель. Карават-диваннарның очлы кырыйларына япмалар ябыгыз. Шкафларның, комодларның тартып чыгармалы киштәләре дә хәвеф тудыра. Сабый, аның эченә кереп басып, ныгытылмаган комодны өстенә аударуы бар.
 

 

Чыганак:http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев