Сак булыгыз: интернет аша алдауның иң киң таралган 7 төре
Киңәшләр
Алдау № 1: интернет-тәкъдимнәр
(сату, арендага бирү)
Әйтик, кеше бер сайтка нәрсәдер сату (машина, җиһаз, электроника, кием) яки арендага бирү хакында белдерү элә. Мошенниклар күрсәтелгән номерны җыеп, әлеге товар белән кызыксынуын белдерә. “Күптән эзләгән” товарын табуга шатлыгын яшерми һәм акчаның бер өлешен түләп куярга тәкъдим итә. Сатучының ышанычын тәмам яулап алгач, аның карта реквизитларын сорый. Исем-фамилия, карта номеры, яраклылык вакыты белән бергә, картаның арткы ягында язылган өч саннан торган комбинацияне (ССV) дә бирүен үтенә. Сатучы исә, телефонның теге ягында кем булуын белмәсә дә, әлеге мәгълүматны җиткерә. Болар исә мошенникларга әлеге картадан булган бар акчаны кырып-себереп алу өчен кирәк.
Киңәш: карта аша акча күчерү өчен картаның алгы ягында язылган 16 урынлы сан җитә. Башка мәгълүматлар мошенникларга акча салдыру өчен генә кирәк.
Алдау №2: “Банк хезмәткәре исеменнән картагызны коткару”
Схемасы мондый: җинаятьче төрле номерларга банк картасын “блоклау” турында смс-хәбәр җибәрә. Элемтәгә керү өчен үзенең телефон номерын күрсәтә. Смс килеп төшкән ханым-әфәнде: “Картамнан акчаны урлыйлар икән, банк хезмәткәре шуны кисәтә”, – дип, әлеге номерны җыя һәм ул таләп иткәнне үти. Ә чынлыкта, үз картасындагы акчаларны җинаятьчегә күчерә яки мобиль банк тоташтырып, аңа җинаятьче керә алырлык итеп ясап бирә.
Киңәш: банк картасы турында теге яки бу мәгълүматны бирергә хокукы булган бердәнбер оешма – картаны чыгарган банк. Клиент хезмәтенең номеры картагызның икенче ягында күрсәтелгән. Димәк, сезгә банктан дип шалтыратсалар, телефон номерын карта артындагы номер белән чагыштырып карагыз. Туры килми икән, телефонның икенче башында – алдакчылар дигән сүз.
Алдау № 3: вируслы смс-хәбәр
Әлеге кармакка теләсә кем эләгергә мөмкин. Алдау юлы бик гади: телефонга теге яки бу кызыктыргыч хәлгә сылтама белән смс-хәбәр килә. Кеше әлеге вируслы программаны телефонына күчерә. Нәтиҗәдә, телефонына бәйләнгән барлык мәгълүматны, мобиль банкын да махсус серверга җибәрә. Аннан соң инде алдакчыларга булган акчаны күчереп аласы гына кала.Мондый төр смслар, гадәттә, сайтларга төрле белдерү элеп, телефон номерларын күрсәтүчеләргә килә.
Киңәш: телефонга вирус кермәсен өчен антивирус программасы куярга кирәк. Әгәр төрле сайтларга белдерү бирергә туры килә икән, мобиль банк тоташмаган башка номерны күрсәтегез. Билгесез абонентлардан килгән “Сиңа бүләк”, “Фәләннең эксклюзив фотосы”, “Алмашу” кебек смсларны ачмагыз. Аларда вируслар тулып ята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев