Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сипкелләр чыгуны кисәтеп буламы? (табиб киңәше)

"Язын сипкелләрнең күп чыгуын кисәтү өчен берәр витамин эчсәм, булышыр микән? Андый витаминнар бармы?" - дип яза укучыбыз. Аның соравына Казанның 7 нче сырхауханәсе терапевты Гүзәл Сәгыйтова җавап бирә. "Сипкелләргә каршы витаминнар юк. Кояшның беренче нурлары күренүгә, биткә сипкел чыгу меланин бүлеп чыгарыла дигән сүз. Сипкелләре булуга сөенсен, димәк, аны...

"Язын сипкелләрнең күп чыгуын кисәтү өчен берәр витамин эчсәм, булышыр микән? Андый витаминнар бармы?" - дип яза укучыбыз. Аның соравына Казанның 7 нче сырхауханәсе терапевты Гүзәл Сәгыйтова җавап бирә.

"Сипкелләргә каршы витаминнар юк. Кояшның беренче нурлары күренүгә, биткә сипкел чыгу меланин бүлеп чыгарыла дигән сүз. Сипкелләре булуга сөенсен, димәк, аны кояш ярата. Сипкелләр бары тик кояш яраткан кешедә генә чыга. Инде барыбер бетерергә теләсә, косметологка барсын. Тирене агарта торган махсус сүлләр бар. Эремчек ясаганда бүленеп чыккан әче суны көн саен озаклап сөртсәң дә булыша. Аннары җәен кызынганда кояштан саклану кремнарыннан файдаланырга була. Әмма сипкелләрне бетермәү хәерлерәк, мөгаен, сипкел белән матуррактыр әле ул".

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев