Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сәхәр ашаганнан соң һәм авыз ачканда укыла торган ДОГАЛАР

Ураза тотуның төп шартларыннан берсе – ниятләү. Ниятсез тотылган ураза кабул булмый. Әгәр сәхәргә торырга җыенмыйсың икән, ниятләп яту кирәк.

Ураза тотарга теләгән кеше үз ниятен эчтән генә дә, тавыш белән дә әйтә ала: “Аллаһ ризалыгы өчен, ихлас күңелдән таң вакытыннан башлап кояш батканчыга кадәр Рамазан ае уразасын тотарга ният иттем”.

Гарәпчә ният кылу: “Нәйәтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”.

Авыз ачканда укыла торган дога

“Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам.  Әй гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка!”

Гарәпчә дога кылу:

“Әллааһүммә ләкә сумтү вә бикә әмәнтү вә галәйкә тәвәккәлтү вә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффәәрү мәә каддәмтү вә мәә әххартү”.

Фото:  https://pixabay.com/ru

https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X