Сорау-җавап: Намазны вакытында укый алмасаң, җыеп уку дөрес буламы

- Намазны вакытында укый алмасаң, җыеп уку дөрес буламы? М., Иске Җөри Район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җавабы: - Аллаһы Тәгалә Коръәндә: "Намаз - мөэминнәр өчен билгеле бер вакытта үтәлә торган гыйбадәт", - ди. Шушы аятькә карасаң, һәрбер намазның үз вакыты бар. Дөнья эше намазга кимчелек китерергә тиеш түгел. Әгәр...
- Намазны вакытында укый алмасаң, җыеп уку дөрес буламы?
М., Иске Җөри
Район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җавабы:
- Аллаһы Тәгалә Коръәндә: "Намаз - мөэминнәр өчен билгеле бер вакытта үтәлә торган гыйбадәт", - ди. Шушы аятькә карасаң, һәрбер намазның үз вакыты бар. Дөнья эше намазга кимчелек китерергә тиеш түгел. Әгәр кеше намазын үти алмый торган булса, Аллаһы Тәгалә аны тагын да киметкән булыр иде. Белгәнебезчә, Мигъраҗ кичәсендә Аллаһы Тәгалә без өммәтенә 50 вакыт намаз билгеләде. Үзенең рәхмәте белән аны биш вакытка калдырды. Пәйгамбәребез өч кеше генә намазны калдыра ала диде: сабый бала, аңын җуйган кеше, йоклап калган кеше. Шушы өч сәбәптән тыш, кеше бернинди сәбәпләр белән дә акланып калдыра алмый. Чөнки Аллаһы Тәгалә намаз вакытларын уңайлы итеп куйды. Намазның вакыты кергәч тә укымасаң, әле синең икенче намазга кадәр вакытың бар. Мәсәлән, өйлә намазы сәгать 12дә керә. Икенде намазы сәгать 16.40та. Намаз укучы шушы аралыкта өйлә намазын укырга тиеш. Шулай булгач, безнең теләгебез бар икән, 10 минут вакытны, һичшиксез, таба алачакбыз. Динебездә бөтен гамәлләр безнең иманыбызга бәйле. Әгәр дә җәннәт белән җәһәннәмне хакыйкый танысак, без беркайчан да динебездәге гамәлләрне калдырмыйбыз.
Сорауларыгызны 21-1-52, 89656069575 телефон номерларына шалтыратып калдыра аласыз.
Сәхифәне Алинә Шәмәрданова алып бара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 16:29«Воспитать человека» Республика һөнәри осталык конкурсының финалы булып узды 2022 нче елның 13-14 май көннәрендә тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Воспитать человека» Республика һөнәри осталык конкурсының финалы булып узды.7800
-
16 май 2022 - 15:56Теләче районы данын Олы Мишә урта мәктәбе яклады 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән Республика конкурсының финал өлеше булып узды.21402
-
16 май 2022 - 15:13Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.5100
-
16 май 2022 - 14:31Райондашларыбызны донор көнендә актив катнаштырга чакырабыз 18 МАЙ көнне иртәнге 8.00 сәгатьтән башлап Теләчедә донор көне узачак. Теләче авылы үзәгендә кан тапшыру мобиль пункты эшләячәк, анда 18 яше тулган барлык теләүчеләр донор була ала. Үзегез паспорт алырга онытмагыз!8400
-
16 май 2022 - 13:59Иганәчебез Айнур Фәннүр улына зур рәхмәтлебез "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге уздырган барлык чараларыбыз да иганәчеләр ярдәме белән уза.12500
-
16 май 2022 - 11:40Татарстанда Сабантуй көннәре билгеләнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән быелгы Сабантуйларның датасы билгеләнде.43800
-
16 май 2022 - 10:39Борчаклы Яз авылы Борчаклы Яз авылында 2018 елда 8 кеше яшәсә, 2021 елга анда 3 кеше яши, барысы да пенсионерлар. Авыл 18 гасырның икенче яртысында нигезләнгән.15200
-
16 май 2022 - 10:12ПРОГРАММА ДОБРОВОЛЬНОГО ДЕКЛАРИРОВАНИЯ ПЕРЕВОДИТЕ АКТИВЫ ПОД ЮРИСДИКЦИЮ РФ19000
-
16 май 2022 - 10:04120 төп нарат һәм 60 төп карагай үсентеләре утырттылар Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы мәктәп тирәлегенә 120 төп нарат һәм 60 төп карагай үсентеләре утырттылар.10900
-
16 май 2022 - 08:59Работники АО «Транснефть – Прикамье» отмечены знаками отличия ГТО Работники АО «Транснефть – Прикамье» получили знаки отличия Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса (ФЗСК) «Готов к труду и обороне» (ГТО).5400
-
16 май 2022 - 08:54Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр. Моңа кадәр Татарстанда авылда яшәүче 29 яшенә кадәр 3 бала тапкан ханымнарга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә иде.28100
-
16 май 2022 - 08:49КАТЫ КОРТНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ? Франс ХӘЛИЛОВ, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре җавабы:6300
-
15 май 2022 - 09:17Дождливая погода способствует увеличению количества и росту сорняков на полях Специалисты филиала ФГБУ «Россельхозцентр» по Республике Татарстан в течение недели выборочно обследовали озимые культуры на засоренность посевов на 10,5 тыс. га. Засоренность выявлена на 9,6 тыс. га, что составляет 91,4 % от обследованных площадей. Нарастающим итогом на 12 мая текущего года обследовано 54,9 тыс. га.15500
-
13 май 2022 - 19:59Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан узучы "Тарихны онытмыйк" бәйгесенә нәтиҗәләр ясадык.
-
13 май 2022 - 17:03Тарихны онытмыйк! Җиңүнең 77 еллыгын каршылап.Мөхәммәтҗанов Рәхимҗан бабай хатирәләре. Олы Мишә.
-
16 май 2022 - 14:37Район башлыгы авылларда булдыРайонда ел дәвамында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре зур темплар белән бара. Тигез урыннан биек диварлар калкып чыга.27100
-
16 май 2022 - 08:48Үзебез казып канализация кольцолары урнаштырабыз. размер - 1-1,5; 2 м. Тел. 89874083028, 890032542886400
-
15 май 2022 - 06:5410000
-
16 май 2022 - 11:40Татарстанда Сабантуй көннәре билгеләнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән быелгы Сабантуйларның датасы билгеләнде.43800
-
16 май 2022 - 08:54Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр. Моңа кадәр Татарстанда авылда яшәүче 29 яшенә кадәр 3 бала тапкан ханымнарга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә иде.28100
-
16 май 2022 - 14:37Район башлыгы авылларда булды Районда ел дәвамында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре зур темплар белән бара. Тигез урыннан биек диварлар калкып чыга.27100
-
14 май 2022 - 16:20Батыр якташыбыз үрнәгендә Бүген, ягъни 14 май көнне, Теләче стадионында быел 27 февральдә Украинада махсус операция вакытында һәлак булган райондашыбыз, ефрейтор Кириллов Олег Анотольевич исәтәлегенә багышланган күп төрле ярышлар буенча (многоборье буенча) Спартакиада булып үтте.26100
-
16 май 2022 - 15:56Теләче районы данын Олы Мишә урта мәктәбе яклады 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән Республика конкурсының финал өлеше булып узды.21402
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика