Теләче Информ

Табиб: Телефонны янәшә куеп йоклау зыянлы

"Смартфон нурланышы зыянлы диләр. Чынлап, шулаймы? - дип сорый укучыбыз. Аңа Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова җавап бирә. - Минемчә, телефонны янәшәгә куеп йоклау зыянлы. Барлык кәрәзле телефоннар бит космостан сигнал кабул итүгә корылган. Иң яхшысы - аларны баштан ераграк тоту. Телефонны...

"Смартфон нурланышы зыянлы диләр. Чынлап, шулаймы? - дип сорый укучыбыз. Аңа Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова җавап бирә.


- Минемчә, телефонны янәшәгә куеп йоклау зыянлы. Барлык кәрәзле телефоннар бит космостан сигнал кабул итүгә корылган. Иң яхшысы - аларны баштан ераграк тоту. Телефонны кесәдә түгел, сумкада йөртү кирәк дип саныйм. Сөйләшкәндә дә, телефон аппаратын баштан читтәрәк тоту хәерлерәк. Фән инде зыянны күптән исбатлар иде - телефоннар, микродулкынлы пич җитештерүчеләр моңа рөхсәт бирмидер дип уйлыйм.

Реклама

Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: