Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Татлы ризык кәефне күтәрә

"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан...

Сау-сәламәт хатын-кыз–бәхет, матурлык чыганагы.

Ул–энергиясе ташып торган, нур һәм җылылык бөркүче, башкаларны үзенә тарту сәләтенә ия кеше. Аның гаиләсендә дә, эшендә дә, дуслары һәм туганнары белән дә тулы гармония. Менә шундый буласыгыз киләме? Алайса, минем киңәшләргә дә колак салыгыз әле.

Сөт ризыклары, яшелчә һәм татлы ризыклар белән тукланыгыз.

Безнең биология ирләрнеке кебек түгел, аермабыз шактый.

Хатын-кыз–бик нәфис зат бит ул.

Кәефне күтәрер өчен татлы ризык ашарга кирәк.

Татлы ризыктан соң без үзебезне яхшы хис итәбез, гормоннар системасы яхшы эшли башлый, канәгатьләнү хисе тоябыз. Татлы ризык ашагыз дигәч тә, майлы тортлар, шоколадларга мөкиббән китә күрмәгез тагын!

Банан, йөзем кебек ризыклар хакында сүзем. Татлы ризык организмга урнашып калмасын өчен, аны көннең беренче яртысында ашарга кирәк.

Бик киңәш итәм сөт ризыклары ашарга. Кайбер кеше: “Миңа сөт ризыклары килешми”,–дип әйтә.

Ай энергиясен үзләрендә туплаган бу ризыкларны ашагач, үзегездә уңай үзгәрешләр тойсагыз, даими рәвештә көндәлек кулланырга тырышыгыз. Яшелчәнең файдалы якларын мин язмасам да беләсез инде.

Ит һәм камыр ризык­ларын куллануны чикләгез.

Итне күп ашаган кеше агрессияле, үтерергә һәм көчләргә сәләтле була. Ит ирләр организмына түгел, нәкъ менә хатын-кызларга шулай тәэсир итә икән.

Мин үзем шушы киңәшләрдәгечә тукланам. Һәм үземне очар кош кебек хис итәм. Гәүдәм җиңел, күңелдә якты хисләр, башта матур уйлар, йокым тыныч. Сезгә дә шуны телим, хатын-кызлар!

Т. Шәрәфетдинова. Казан.

* * *
“Авырмас өчен 101 киңәш” газетасының 2016 елгы апрель саныннан алынды.

akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев