Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Теш авыртуын ничек басарга?

Халык медицинасында теш авыртуын баса торган бик сыналган чаралар шактый. Шалфей үләне чәен пешерегез. Шуны сөзеп, җылы килеш авызда мөмкин кадәр озаграк, авырткан теш ягындарак тотып чайкагыз. Көнгә 3-4 мәртәбә чайкарга кирәк булачак.

Имән кайрысы һәм бака яфрагы(подорожник) төнәтмәсе белән дә чайкарга була. Җәй көне бака яфрагының согын файдаланырга мөмкин.
Кыш көне сары мәтрүшкә һәм ромашканың кипкән чәчәкләрен пешереп, марля аша бераз гына сөзеп, калган “ботканы”ны марлясы белән урт һәм яңак арасына куярга.
Авырткан тешкә, ул инде чокырланган булса, ат кузгалагын өзеп куярга була.
Сарымсакны да үсемлек-анальгетик рәвешендә файдаланып була. Аны ваклап турап, марляга төреп, беләзектә пульс сизелгән урынга куярга. Сул яктагы теш авыртса, сарымсак уң якка куела, һәм киресенчә, 10-20 минуттан артык тоту ярамый, чөнки сарымсак согы тирене яндыра.
Имән бармак тырнагында зур бармак ягында бер нокта бар. Шуңа 3-4 минут басып торсаң, теш авыртуы басыла.​

Нур сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев