Тешләрне саклыйк!
Теш сызлауның нәрсә икәнен белмәгән кеше юктыр. Безнең урамда яшәүче бер агай сүзгә килешкән кешеләре белән артык тарткалашып тормыйча бер генә җөмлә әйтә иде: “Тешең сызласын”. Чыннан да, бик нык газап бит ул теш сызлау.
Ап-ак булып тезелеп торган тешле кешеләр тормышта бик сирәк очрый. һәркемнең теше белән берәр проблема булмый калмый. Хәзер тешләр бозылуны күбрәк экологиягә, тиешле таләпләргә җавап бирми торган азык-төлек ашауга, тешләрне тәрбияләп, чистартып тормауга бәйлибез. Тик даими рәвештә стоматологларга күренеп торырга кирәклеге турында нигәдер онытабыз. Хәер, болай дип әйтү бик үк дөрес тә түгелдер, белә кеше үзенең теш проблемасын, әмма каерып акча алучы теш табибына баруны кичектерә килә. Йә вакыты булмый, йә акчасы җитми. Соңыннан инде бозылган тешне алдырырга гына барасы кала.
СССР заманында нишләптер теш табибларына кытлык булды. Хәтта теш алдыру да проблема иде. ә теш куючылар булса шул районга берәү булып, теш куйдыруны шактый вакыт көтәргә туры килә иде. Хәзер андый кыенлыклар юк, безнең шәһәрдә, мәсәлән, шәхси теш клиникалары адым саен диярлек. Клиентлардан акчаны шәп каералар каеруын, кесәңдә кимендә биш-алты мең сумың булмаса, теш яматырга да бара алмыйсың. әнә, бер хезмәттәшемнең хатыны куйдырган тешләр 180 мең сумга бәяләнгән. Кыйбат дип ризасызлык белдерә алмыйсың, бердән, берәү дә сине стоматологка көчләп алып бармый, икенчедән, теш кабинетындагы җиһазлар, эш кораллары, чит илләрдән алынган материаллар бик нык кыйбат тора диячәкләр. Табиб хезмәтен дә тиешенчә бәяләячәкләр. Шулай булмый ни, менә быел стоматолог белгечлегенә укырга теләүчеләр елына 468 мең сум акчаларын чыгарып салырга тиешләр икән. әле бит студентның яшәренә, ашау-эчүенә, транспортта йөрүенә, киенүенә, уку әсбаплары алуына да шактый акча кирәк. Кулына табиб дипломы алганчы студентның, ягъни ата-анасының чыгымы шактый суммага җыела. Шуңа да, эшли башлагач җиң сызганып, шул акчаларны кертәбез дип тотыналардыр инде теш белгечләре. Теш белгече дигәч тә, араларында эшен белеп бетермәүчеләр дә очрый икән шул. Теш яматучылардан, теш куйдыручылардан еш кына бик нык авырттырдылар, яисә теш куйсалар, көйсез теш куйдылар дигән зарланулар да ишетергә туры килә.
Кешенең сәламәтлеге тешләргә нык бәйле, чөнки яхшылап чәйнәлмәгән азык ашказанында да начар эшкәртелә, нәтиҗәдә, организм тиешле матдәләрне алып бетерә алмый. Бу исә кешенең талчыгуына, хәлсезләнүенә, эшенең нәтиҗәлелеге кимүгә китерә. Шулай булса да тешләр проблемасы хөкүмәтне борчыганы сизелми. әгәр ул турыда уйлаучы булса, заманча җиһазландырылган, югары хезмәт хакы алып эшләүче яхшы белгечләр тупланган, бәяләре гади кешене тешләми торган дәүләт клиникаларын күпләп ачарлар иде. Шәхси теш клиникалары бит алар, ничек эшлиселәре килсә шулай эшлиләр. Алар өстеннән күзәтү дә, бәяләрен көйләү дә юк. Тешләрне дәвалау үз агымына куелган: барырга теләгең, матди мөмкинлегең бар икән — стоматологка барасың; акчаң юк икән — теләгең булса да баралмыйсың, синең бармавыңда беркемнең дә эше юк.
Хәзерге заман стоматологиясен элеккеге заманныкы белән чагыштырырлык та түгел. Барлык кораллар, җиһазлар, материаллар өр-яңа технологияләр кулланып эшләнгән. Теш дәвалау барышында авыртулар әллә ни сизелмәсә дә, кешедә барыбер дә теш кабинетларыннан курку хисе бетмәгән әле. Табиблар кеше елына ике тапкыр стоматологка күренергә тиеш дисәләр дә, күпчелек теше түзәлмәслек булып сызлый башлагач кына теш табибына бара. Дөрес, хәзерге яшьләр теш табибына еш йөриләр, ничек тә тешләрен сакларга тырышалар. Монысы уңай күренеш, әлбәттә. Кечкенә яшьтәге балаларның тешләренә дә игътибар артты хәзер. Баласының киләчәген уйлаган ата-аналар аларның сөт тешләрен үк тәртиптә тотарга тырышалар.
Теш дәвалаучы барлык шәхси клиникалар да әйбәт эшли дип әйтеп булмый. Кайчак начар сыйфатлы очсыз пломбаны, штифт материалларын кыйммәтле материаллар сыйфатында куллану очраклары булгалый икән. Моның өчен аларны җавапка тарту да, лицензияләрен алу да юк.
Авылга кайтып килдем әле, тешләре төшеп беткән авылдашларны кызганып килдем. Авыл кешесенең акчасы да әллә ни юк инде аның, район үзәгенә теш табибына йөрү дә проблема. Авылдан килү белән шушы язмамны язарга утырдым, тешләр проблемасын газета укучыларның да бераз исләренә төшерим әле дип. Тешләр белән чикләвек ватмасак, сөяк кимермәсәк, шешә бөкеләрен ачмасак, иртән-кич тешләребезне яхшылап чистарта башласак, стоматология клиникаларына бәлки йомышыбыз сирәгрәк төшәр. Барыбызга да үз тешләребез белән озаграк яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев