Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тешне агарту зыянлымы, брекетлар тешне бозмыймы, һәм башка шундый сорауларга җаваплар

Теш табибына иң еш бирелә торган сораулар: - Бүгенге көндә модага кереп киткән тешләрне агарту процессы тешләр өчен зыянлы түгелме? - Шәхсән мин үзем тешләрне агарту яклы түгел, чөнки тешләрне агартканда күп күләмдә водород перекисе кулланыла, ә ул исә эмальне бик нык яндыра. Шулай да кайбер очракларда, билгеле бер күрсәткечләр...

Теш табибына иң еш бирелә торган сораулар:
- Бүгенге көндә модага кереп киткән тешләрне агарту процессы тешләр өчен зыянлы түгелме?
- Шәхсән мин үзем тешләрне агарту яклы түгел, чөнки тешләрне агартканда күп күләмдә водород перекисе кулланыла, ә ул исә эмальне бик нык яндыра. Шулай да кайбер очракларда, билгеле бер күрсәткечләр булганда, тешләрне агартырга ярый. Әйтик, алгы үле тешләрне агартырга була. Инде бик күптәннән дәвалаган тешләрне дә агартырга мөмкин. Ләкин сау-сәламәт тешләрне мин агартырга киңәш итмәс идем. Иң яхшысы - тешләргә чистарту үткәрү, ягъни тешләрне махсус порошок, су һәм һава ярдәмендә чистарту - тешләргә полировка ясау. Әлеге ысул зыянсыз санала. Аны ярты елга бер тапкыр ясасагыз яхшы.
- Хәзер бик күпләр матурлык өчен стразалар куйдыра.
- Чыннан да, ул хәзер бик популяр. Моның әллә ни зыяны бар дип әйтә алмыйм, бердәнбер мәшәкате шул: ризык калдыклары кысылып калмасын өчен, аларны яхшылап карап, чистартып торырга кирәк.
- Теш турайту өчен брекетлар куйдыру тешнең эмален бозмыймы? Брекетларны, әйтик, 40-45 яшьләрдә куйдырырга мөмкинме?
- Бу шулай ук кешенең үзеннән тора. Кеше тешләрен саклый, карап йөртә икән, эмальгә зыян килмәячәк. Шуңа күрә тешләрне гел карап, чистартып торырга кирәк. Ә яшькә килгәндә, брекетларны куйдыру кешенең яшенә карамый, хәзерге вакытта кулланыла торган технологияләр моны эшләргә мөмкинлек бирә. Бердәнбер шарт - барлык тешләр дә сау-сәламәт, дәваланган булырга тиеш.
- Кыйммәтле пасталарга өстенлек бирергәме, әллә арзаны да шундый ук нәтиҗә бирәме?
- Теш пастасын дөрес сайлау тешләрнең торышына бәйле. Фтор, кальций җитмәгән очракта, составында әлеге элементлар булган пасталарга өстенлек бирергә кирәк, артык сизгер тешләр өчен шулай ук махсус теш пасталары сатыла. Кыйммәтле паста аласызмы, әллә очсызлымы - артык әһәмиятле түгел. Иң мөһиме - ул нәкъ менә сезнең тешләр өчен туры килә торган булсын.
Теш агарта торган пасталар турында әйткәндә исә, алар агарталар димәс идем. Бары тик тешнең үз аклыгын берникадәр дәрәҗәдә сакларга гына булышалар. Ә агарту өчен бик көчле эремәләр кулланыла, алар исә тешнең эмаленә зыян салырга да мөмкин.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев