Тоз урынына сарымсак!
Язма “Акчарлак” газетасының “Исәнлек” сәхифәсеннән, 2010-2012 нче елларда чыккан архив саннардан алынды.
Тоз зыянлымы?
Натрий хлориды бөер эшчәнлеген боза, организмнан агулы матдәләр чыгуын тоткарлый, бәвел чыгу юлларын ярсыта, ашкайнату процессына зыян китерә.
Шуңа да аны дөрес итеп сайлый һәм куллана белергә кирәк.
Тоз артериаль басымны күтәрә. Бу гипертония, инсульт, инфаркт һәм башка йөрәк авырулары китереп чыгара.
Ләкин тоз җитмәү дә организмга зарарлы. Аның составындагы натрий белән хлор су-тоз балансын җайлый. Натрийдагы ионнар ашкайнату процессында катнаша һәм күзәнәкләрне глюкоза белән тәэмин итә.
Организмдагы натрий запасын тулыландырып тору зарур. Шуңа да тозның сәламәтлеккә файдалы төрләренә өстенлек бирергә кирәк.
Йодлаштырылган тоз. Калкансыман биз авыруларына профилактика ясый, аллергия китереп чыгармый.
Диетик тоз. Аның составында натрий аз, калий күп була. Калий организмдагы артык сыеклыкны чыгара, шешенүдән саклый. Ул атеросклероз, йөрәк авырулары белән авыручыларга, артык авырлыгы булган кешеләргә файдалы.
Фторлаштырылган тоз составындагы фтор хисабына тешләрне кариестан саклый.
Күп авырулар–тоздан?
Артроз, остеопороз кебек авырулар тоз утырудан килеп чыга һәм шуның нәтиҗәсендә арка, тез, бармаклар сызлый, буыннар бөгелми башлый дибез.
Чынлыкта бу бик үк дөрес фикер түгел. Мәсәлән, артроз буыннар ялкынсынганда барлыкка килә.
Остеохондроз умыртка баганасы тукымасы үзгәрү йогынтысында хасил була. Шуңа да тоздан куркырга кирәкми. Әмма кулланганда аның күләмен чикләү хәерле.
Тоз урынына азыкка сарымсак, суган, чикләвек, йөзем салырга мөмкин.
Туклану рационына калийга бай ризыклар кертү, әйтик, бәрәңге, яшел салат, кипкән җиләк-җимеш, банан белән туклану мөһим.
Тоз озак саклана торган ризыкларда–консерва, ярымфабрикатларда күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев