ТӘРӘЗӘЛӘР ПАРЛАНМАСЫН...
— Салкын көнне тәрәзә парлана икән, аңа җылы һава өрдерергә кирәк
— Салкын көнне тәрәзә парлана икән, аңа җылы һава өрдерергә кирәк.
— Машина салонының фильтры пычранса да тәрәзә парланырга мөмкин, чөнки бу һава агымын киметә. Шәһәрдә йөргән автомобильдә фильтрны елга ике тапкыр алыштыралар.
— Тәрәзә парланмасын өчен, “Антизапотеватель” кулланырга була. Аны коры тәрәзәгә сиптереп, коры чүпрәк белән яхшылап сөртәләр.
— Салонда исерткеч эчемлек кулланган кеше булса да, тәрәзә парлана. Чөнки спирт парлары үз тирәсенә су җыярга ярата.
— Иске машиналарда ишектәге тыгызландыргычлар (уплотнитель) таушалган булырга мөмкин. Аларны алыштыргач, салондагы микроклимат яхшырак саклана.
Чыганак: Ирек мәйданы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев