Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Цитрус кабыгын ташламагыз! Файдалы киңәшләр:

- Төрле цитрус кабыкларын бер савытка салып, кием шкафына яки юыну бүлмәсенә куярга мөмкин. Алар тәмле ис таратып кына калмый, көя күбәләгеннән дә саклый. - Аш пешерү бүлмәсендәге исләрне дә әфлисун, мандарин кабыгы киметә ала. Кабыкны чүп чиләге төбенә салып куярга була. - Вакланган кабыкларны туфракка черемә буларак кулланалар. Аның...

- Төрле цитрус кабыкларын бер савытка салып, кием шкафына яки юыну бүлмәсенә куярга мөмкин. Алар тәмле ис таратып кына калмый, көя күбәләгеннән дә саклый.

- Аш пешерү бүлмәсендәге исләрне дә әфлисун, мандарин кабыгы киметә ала. Кабыкны чүп чиләге төбенә салып куярга була.

- Вакланган кабыкларны туфракка черемә буларак кулланалар. Аның исе түтәлләрне эт, песиләрдән дә саклый. Шуңа, йорт хайваннары өйдәге гөлләргә тимәсен, дисәгез, үсемлек яфракларын цитрус кабыгы белән ышкыгыз.

- Ашаганнан соң лимон, яки лайм кабыгын чәйнәп кую сулышны чистарта.

- Өйгә хуш ис таралсын дисәгез, цитрус кабыкларына бераз су салып, әкрен утка куегыз.

- Аяк киеме астына ябышкан сагыз яки сумаланы да кабык ышкып бетерергә була.

- Бакчадагы кырмыскаларны бетерү өчен, блендерда, берничә төр цитрус кабыгына җылымса су өстәп, катнашма ясыйлар.

- Кипкән, он итеп изелгән кабыкларны ванна кергәндә, хуш ис өчен, суга салалар.

- Цитрус кабыкларын өйдә сабын ясаганда да кулланалар.

Сабантуй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев