Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Уникаль үзәк»: Малышева Казанда балалар липидология үзәгендә булды

Видеосюжетны алып баручы үзенең Инстаграммында балаларда югары холестерин булу-булмавын тикшерү өчен Россиядәге бердәнбер түләүсез программа урнаштырды.

Беренче каналда «Сәламәтлек» телепрограммасын алып баручы Елена Малышева Татарстанның Балалар республика клиник хастаханәсе базасында ачылган балалар өчен уникаль липидология үзәге турында сөйләде. Төшерү гыйнвар ахырында узды. Видеосюжет Инстаграмда алып баручы тарафыннан урнаштырылган.

2019 елның декабрендә ачылган Татарстан үзәге белгечләре иртә стадияләрдә йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсешен туктату өчен инсульт һәм инфаркт булырга мөмкин балаларны ачыклый.

«Әгәр 50 яшькә кадәр өлкәннәрдә инфаркт булса һәм аларда нәселдән гиперхолестеринемия табылса, аларның балаларын тулысынча тикшерәләр», — диде Малышева сюжетында.

 

Табиблар югары холестерин ачыкланган барлык балаларны да дәвалыйлар, шулай итеп, балачактан инфарктлардан саклап калалар, диде белгеч.

 

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев