Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ябыгасыгыз килсә, тары ашагыз

Тары боткасында тимер һәм фтор күп.

Ә фтордан башка без тешләребезне саклый алмыйбыз. Элегрәк тары боткасы көч бирә, дип санаганнар. Тик торганда түгел, тарыда организмның күзәнәкләрен ныгытырга сәләтле матдәләр бар.

    Тары боткасында аминокислоталар күп. Алар мускулларны ныгыта. Ә углеводлар организмны төрле агулы матдәләрдән һәм шлаклардан арындыра. 

Тары бөртеге В1, В2 витаминнарына бай. В группасы витаминнары ми эшчәнлеген яхшырта. 

Кардиологлар да тары ярмасын ешрак ашарга кушалар, чөнки анда калий күп. Калий йөрәк эшчәнлегенә булыша. Шулай ук тары боткасын бавыр, ашказаны-эчәк авырулары вакытында да ашарга кирәк.

Тары боткасы бигрәк тә ябыгырга теләүчеләргә файдалы. Ник дигәндә, тары бөртегендә  тәнгә майлар утыруны тоткарлаучы матдәләр бар.Моның өчен атна буена боткасы белән тукланалар, аны суда пешерәләр һәм май салмыйча ашыйлар.

Фото: https://pixabay.com/

Чыганак :http://atnya-rt.ru/news/kish-tabysh/yabygasygyz-kils-tary-ashagyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев