Яман шеш (рак)
Бу турада үзем белгән, кулланган ысул турында языйм әле, бәлки берәр кешегә ярдәме тияр.
Мин күп еллар халык медицинасын кулланам.
”ЗОЖ” гәҗитен ун ел укып, тегеп бардым, күп китаптар укыдым, каталог төзедем. Үләннәрне күп җыйдым, киптердем, алардан төнәтмәләр, кваслар эшләдем. Үзем кулландым һәм туганнарыма, дусларыма ярдәм иттем.
Рак турында 1998 ел кулыма бик яхшы китап керде -
“Мировой опыт исцеления злокачественных опухолей”- дип атала. Аны ирле -хатынлы халык медицинасы докторлары Фроловлар язган (1997.). Мондый китапларны һәрберебезгә укып, ”дошман” белән көрәшер өчен “коралланып” куярга кирәк. Һич алдан белеп булмай синдә иртәгә нинди авыру килеп чыгасын.
Бу авыруның кайдан килеп чыгуының сәбәбе трихомонада микроорганизмының “эше”, дип исбатлаган безнең галим-химик Тамара Свищева. Төрле версияләр бар, ләкин миңа Т. Свищеваның нәтиҗәсе ошады. Аның әйтүе буенча, иммунитеты кимегән организмда трихомонадалар күбәеп китеп, кан юллларына керәләр, шунан үзләренә иң уңайлы урын табып (благоприятное условие для размножения), шунда гаилә корып, күмәгәйеп йомгакланалар, һәм шеш барлыкка килә. Операция белән алган шешне микроскоп белән карасалар - эче тулы шул трихомонада таякчыклары. Әгәр шеш операциягә чаклы өлгереп, организмда шартласа, теге палочкалар кан тамырлары буенча бөтен тәнгә таралалар да, метостаза барлыкка килә. Ул чакта операция ярдәм итми инде. Әнием дә әйтә иде (кайдан белгәндер) –шеш ике төрле була: башы тышта булса, шеш өлгергәч, эрене чыгып, ул тиз төзәлә, ә инде башы эчтә булса, эрене тәнгә таралып, кеше үлә, дип.
БОЛИГОЛОВ ПЯТНИСТЫЙ турында укып, үләннең файдалы икәнен белгәч, орлыгын заказ буенча Краснодардан алдырып, бакчада үстердем. Карасам, ул үлән безнең чуплекләрдә, авыл тирәсендә, елга буенда тулып үсәләр икән. Безнеңчә исемен бер китапта елан көпшәсе, икенчесендә монар көпшәсе, дигәннәр. Болиголов –агулы үлән. Аны петрушка дип ашап агуланучылар да бар диләр. Шуна күрә аны тамчылап кына эчәләр. Ул үлән янында озаграк торсаң, исенә башың авырта башлый. Ул зонтичныйлар төркеменә керә. Аның камышың аерсаң - тычкан исе чыга, шома камышның бурзат (бордовый) тимгелләр бар (шуңа да пятнистый дигәннәр инде).
Болиголовның ярдәм иткәненә конкрет мисалларын китерәм.
Бер 10-12 ел элек яман шеш белән ике ахирәтем авырып китте. Берсе - Стәрледән Әминә, икенчесе- Салаваттан - Мәрхәбә (исемдәрен үзгәрттем).
Мин бу хәбәрне ишетеп, болиголов төнәтмәсен алып Стәрлегә килгәндә Әминә эчәгенә операциядән соң өйгә кайтҡан иде инде. Тормыш иптәше минем колакка: “Нишләргә инде, дүртенче стадия булган бит?”- дип пышылдады. Мин төнәтмә китергәнемне, аның файдалы икәнен аңлатып, инструкциясен язып калдырдым. Алар, ышанмаса да, алып калдылар. Шулай да, башка төрле халык медицинасы методларын кулланып караганнан соң, болиголовны да кулланганнар. Химиотерапияне үтеп тә тормаган (мин аңа химиядан соң гына эчәргә тәгъдим иткән идем). Өч –дүрт курс үткәч, Әминә миңа шалтыратып, тагын төнәтмә сорады, ярдәм итә, ди. Шулай итеп, әхирәтем тиз арала терелеп китте, Аллага шөкөр, бакча эшен бер дә ташламады, әле дә 75 яшендә бакчада эшли. Ә болиголовны әле булса эчеп-эчеп ала. Яңарак үзен чакырып китертеп, үсеп утырган болиголов үләнен күрсәттем (белми аптырый иде), яшел орлокларын спирткә салып алып кайтып китте.
Ә Мәрхәбәнең яман шеш щитовидкасында иде. Уфада операция ясап, химияне үтеп кайтты. Ул да бер-ничә ел болиголов төнәтмәне эчте. Әле дә исән-сау, ул да һаман бакча тота.
Бу үләнне профилактика өчен дә кулланалар.
Мин төнәтмәне ничек әзерлим?
Июль урталарында болиголовның яшел орлокларын (әзрәк чәчкәләрен дә кушам) үләннең камышың барып, 75 градуслы спирт салган банкага качы белән кыркып җыям. Банканы орлок белән тутырам. Өч атнадан соң сөзеп алам. Кипкән үләндә файдалы мәтдәләре калмый, өзгәчтә 15 минутта алар очоп бетә икән.
Ничек эчәргә?
Профилактика өчен 1:45:1 схема буенча эчәргә.
30-100 мл. суга (суның күләмен жайлап күбәйтергә, мәсәлән 30-45 тамчыга җиткәч - 100 мл.) . Төнәтмәне һәр көн бер тамсы кушып 45 ка житкерергә дә, анан соң һәр көн бер тамчыга киметергә. Бу даруны ач көе, иртәнге ашка бер-ике сәгатъ алдан эчәргә кирәк.
Ә яман шеш булса, операциядән соң, химияне үткәч эчәргә кирәк. Шулай ук иртүк ач ашкаданга эчәргә. Өстә килтерелгән ысул белән өч курс үтәргә, курс араларында ике ай ял итәргә. Елда кабатлап торсаң якшырак.
Шуны онытмаска кирәк: һәрбер авыруны дәвалаганда (бигрәк тә каты авырганда) Аллаһка мөрәжәгәт итәргә, дога кылырга, ашау ягын тәртипкә салырга (раздельное питание), эчәкләрне тазартырга һәм күңелеңне гел яхшылыкка юнәлтергә кирәк.
Бу турыда хәзер интернетта дә мәглүмәтләр күп икән. Авторлар төрле ысуллар тураһында яза. Без менә шушы ысул белән даваланабыз.
Зәйтүнә Кусяпова
vk.comhttp://vk.com/salamtlek
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев