Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яран гөле генә димәгез

Башың чатнап авыртканда да яранны искә төшер. Яраняфрагын беләзек тирә­сен­дәге кан тамыры өстенә куеп торсаң, югары кан басымыннан котылырсың. Невралгия чире борчыса, яңа өзелгән яфракны авырткан урынга куеп, өстеннән җылы шарф белән бәйлиләр. Яфракны көнгә берничә мәртәбә алыштыралар. Баш авыртуын басу, кәефне күтәрү, арыганлыкны бетерү өчен, яран гөлен берничә минут...

Башың чатнап авыртканда да яранны искә төшер.
Яраняфрагын беләзек тирә­сен­дәге кан тамыры өстенә куеп торсаң, югары кан басымыннан котылырсың.
Невралгия чире борчыса, яңа өзелгән яфракны авырткан урынга куеп, өстеннән җылы шарф белән бәйлиләр. Яфракны көнгә берничә мәртәбә алыштыралар.
Баш авыртуын басу, кәефне күтәрү, арыганлыкны бетерү өчен, яран гөлен берничә минут иснәү дә җитә. Аннан төнәтмә дә ясарга була. 1 аш кашыгы ваклап туралган яфракка 2 стакан кайнап суынган су салгач, өстен кап­лап, 8 сәгать төнәтәләр. Аны көн дәвамында аз-азлап эчәләр.
Бәйрәм арасында күп йөри­без, күп аралашабыз. Борынга томау төшүен сизәсең икән, ныклап чирләп китмәс өчен, борын эчен яран яфрагы белән ышкуның файдасы бар.
Организмны ныгытыр өчен 200 грамм яран яфрагы белән 500 грамм мүк җиләген иттарткыч аша чыгарып, 2 литрлы банкага тутыралар. Бер тәүлек тоткач, 1 килограмм бал кушып болгаталар. Катнашманы көнгә 3 тапкыр ашарга 20 минут кала 1 бал кашыгы эчәләр.
Ангина һәм башка тамак төбе чирләреннән дәвалану өчен 2-4 бал кашыгы вакланган яфракка 2 стакан кайнар су коялар һәм 10 минут төнәтәләр. Шуның белән тамакны чайкыйлар.
Ватаным Татартстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев