Теләче Информ

Яшелчәләр турында ниләр беләбез?

БАКЛАЖАН, КАВЫН, КАРБЫЗ, КИШЕРне хәзер еш ашыйбыз. Ә алар турында ниләр беләбез?

БАКЛАЖАН

+ Кабыгы белән ашасаң файдалырак. Аңарда ракка каршы көрәшүче биофлавоноидлар күп. Баклажанның тышчасы, шулай ук, күз күремен яхшырта. Гомумән, барлык шәмәхә продуктларны (баклажан, слива, черника) “киемендә” килеш ашарга кирәк, чөнки аларда А витамины күп, ә ул күзгә бик кирәк. Тик әзерләр алдыннан кисәкләргә турап тоз сибәргә кирәк, берәр сәгатьтән ул сок чыгарып, әчесе бетә.

-Озак яткан баклажан алмаска тырышыгыз, аңарда витаминнар аз, ә нитратлар күп була. Картайган баклажанның кырыйлары саргайган була, ә бармак белән басып карасаң, чокырчык кала. Яшь баклажанның сабагы яшел төстә генә.
 

КАВЫН

+ Аны ашаганнан соң 4 сәгать берни дә ашамаска кирәк, ул бик авыр эшкәртелә һәм моның өчен вакыт кирәк. Моннан тыш кавын организмны чистарта, аңа һич комачауларга ярамый. Шулай булгач, десертка бер - ике кисәк ашагыз да, аңарга үз эшен эшләргә мөмкинлек бирегез. Орлыкларын да ташламагыз. Аңардан он ясап, биткә дымландыргыч маска әзерләп була һәм берәр чеметем онны чәйгә кушу да файдалы – ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.

- Кавынны ит ризыкларыннан соң ашарга ярамый. Бу костыруга яки эч китүгә сәбәп булырга мөмкин. Шулай ук кабыгына кадәр дә ашарга ярамый, ул аның сырлысырлы һәм анда бик күп нәрсәләр туплануы бар. Нитратсызын сатып алырга тырышыгыз. Моны белү өчен аны иснәп карагыз – начары иссез була. Шуны да истән чыгармагыз: бал кортлары һәм шөпшәләр химияле продуктларны урап оча.          
 

КАРБЫЗ

+ Нәкъ уртасын ашагыз, чөнки анда иң чистасы. Зыянлы матдәләр иң күбе аның кабыгында туплана һәм сок хәрәкәте, зарарлысын үз юлында калдырып, уртага таба хәрәкәтләнә. Кабыгыннан цукат ясагыз. Аны шакмаклап турап бер тәүлек дәвамында аш серкәсе катнашмасында (1 литр суга 1 аш кашыгы) җебетергә кирәк. Болай иткәндә барлык нитратлары кабыктан чыга. Шуннан соң әлеге кисәкләрне шикәр сиробында пешереп, мичтә (духовка) киптерергә. Мондый цукатлар бик файдалы, аларда ашказаны асты бизе өчен кирәкле пектиннар күп.

- Орлыкларын ашамагыз. Әйе, алар паразитларны куа, тик шул ук вакытта эчәклекне җәрәхәтләргә һәм аппендицитка китерүе дә бар. Кайберәүләр карбызның бәвел кудыру эффектын киметү өчен тозлап ашый, болай эшләмәвегез хәерле, чөнки тоз организмда сыеклыкны тоткарлый һәм йөрәккә көч килә. Кирәгеннән артык күп ашау да бөерләр белән йөрәккә авырлык тудыра. Күпме сыя – шуның кадәр ашау бик сәламәт кешеләргә генә ярый. Ә башкаларга көненә дүрт кисәк тә җитә.
 

КИШЕР

Пешереп ашагыз. Пешергәндә кишердәге бета-каротин А витаминының ике молекуласына таркала. Бу – организмга бета-каротинны үзлектән таркату өчен азрак вакыт таләп ителгәнен аңлата һәм ул башка матдәләрне яхшырак үзләштереп өлгерә. Аның өчен базыгызда урын булырга тиеш. Кишердә витаминнар күләме аны сакларга куйганнан соң бер ай вакыт узгач ике тапкырга арта. Шуңа күрә аны казып алгач салкын урында тотарга кирәк. Салат ясаганда булдыра алган кадәр ваклагыз, ул тизрәк үзләштерелә. Каймак яки май белән ашагыз. А витамины нәкъ менә май ярдәмендә эри. Кем ябыга, кефир яки катык белән кушыгыз. Тәмлерәк тә була. Чи кишер ашаганнан соң бер капсула балык мае кабул итегез – бу күрү һәм ишетү органнары, бавыр һәм нерв системасы эшчәнлеген яхшырта. Иртән бер стакан җылы су, аннары – ярты стакан кишер согы һәм бер аш кашыгы зәйтүн мае эчегез.

  Чыганак:http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/yashelchlr-turynda-nilr-belbez

Реклама

Фото: https://pixabay.com/ru/ОреnClipart-Vectors

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: