Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ЙӨЗЕМ ТЫНЫЧЛАНДЫРА

Нерв системасы какшаганда, йөзем җимеше төнәтмәсе ярдәм итә ала. 100 г йөземне 200 мл кайнар суга салып, 10 минут кайнатырга. Көнгә 3-4 тапкыр яртышар ыстакан йөзем төнәтмәсе эчәргә.

Йөзем — витаминнар хәзинәсе.

“Ул су белән сезгә хөрмә, йөзем бакчаларын кылдык, сезнең өчен ул бакчаларда күп җимешләр бар, аларны сез ашыйсыз”. (“Мөэминнәр” сүрәсе, 19 аять).

Йөзем (виноград) – минераль матдәләргә һәм витаминнарга иң бай җимешләрнең берсе. Аның 20-25%ын кан тарафыннан бик тиз үзләштерүгә ия булган глюкоза тәшкил итә, шуңа да йөзем авыр физик яки акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен бик тә файдалы, чөнки әлеге җимеш мускул һәм акыл аруын җиңеп чыгарга булыша.

Йөземдә глюкоза һәм тимернең югары концентрациясе булганга күрә, ул организм тарафыннан кан җитештерүне арттыра, азканлылыктан дәвалый. Аннан тыш, бу җимештә ашказаны эшләмәгәндә, бөер һәм бавыр авырулары булганда организмга уңай тәэсир итүче табигать компонентлары бар. Бөер эшен активлаштырып, йөзем организмда җыелып торган урат һәм бүтән кислоталар шикелле токсиннарны куып чыгарырга ярдәм итә.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, йөземдә булган кайбер химик кушылмалар яман шеш авыруларының килеп чыгуын киметә.
vk.com/salamtlek
(“Татар дини календаре 2013”)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X