Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Йөрәккә – керән тамыры

Йөрәк-кан тамырлары системасын әледән-әле ныгытырга кирәк. Аның өчен керән тамырын вак тишекле угычтан чыгаралар. Стакан 1 сантиметр чамасы гына тулмый калсын. Өстенә күмелгәнче аракы агызалар. Стакан өстен каплап бер тәүлек төнәтәләр дә суын эмаль савытка сөзәләр. Шуңа берәр стакан кишер һәм чөгендер соклары, бал, иттарткычтан чыгарылган әстерхан чикләвеге, кара йөзем...

Йөрәк-кан тамырлары системасын әледән-әле ныгытырга кирәк. Аның өчен керән тамырын вак тишекле угычтан чыгаралар. Стакан 1 сантиметр чамасы гына тулмый калсын. Өстенә күмелгәнче аракы агызалар. Стакан өстен каплап бер тәүлек төнәтәләр дә суын эмаль савытка сөзәләр.

Шуңа берәр стакан кишер һәм чөгендер соклары, бал, иттарткычтан чыгарылган әстерхан чикләвеге, кара йөзем һәм төшләреннән арындырылган кабыгы белән ваклап туралган лимон (иттарткычтан чыгарырга да ярый) кушалар. Яхшылап болгаткач, банкага тутыралар. Катнашманы суыткычта сакл ыйлар. Аны катнашма беткәнче көнгә 1 мәртәбә ашарга ярты сәгать кала берәр аш кашыгы эчәләр.

Йөрәк мускулларын ныгыту өчен өч уртача зурлыктагы керән тамырын иттарткычтан чыгаралар. Шуңа 1 литр аракы агызалар да 5 көн караңгы урында төнәтәләр. Соңыннан сөзәләр. Төнәтмәне көнгә 3 тапкыр ашарга ярты сәгать кала берәр аш кашыгы эчәләр.

Искәртмә. Керән тамыры эчәклектәге һәм ашказанындагы ялкынсыну процессларын, бавыр, бөер авыруларын көчәйтә. Аны күп кулланганда артерия кан басымы күтәрелергә мөмкин. Чаманы онытмагыз. Керән кулланганда үзегезне киресенчә начар хис итә башлагансыз икән, дәвалануны туктатыгыз. Сак булыгыз.


Ашказаны асты бизен чистарту

Икенче тип диабет белән авырган кешеләргә табиб билгеләгән даруларны эчүдән тыш, организмны чис тарту чаралары күрү дә зыян итми.

Ашказаны асты бизен чистарту өчен өч литрлы банкага 1 стакан тары ярмасы, ике-өч телем кара ипи һәм 1,5 аш кашыгы шикәр комы салалар. Банканың яртысы тулганчы су агызалар да караңгы урынга төнәтергә куялар. Сыеклык күбекләнә башлагач, өске катламын алалар. Аннары элеккечә банка яртылаш тулганчы кайнаган су салалар. Бер көннән куас әзер була. Аны суыткычта тоталар. Куасны көнгә 1 тапкыр 1 стакан эчәләр. Дәвалану курсы - өч көн. Ул көннәрдә майлы ризыклар ашамагыз.

Икенче ысул. 7 лимонны (төшсез) иттарткычтан чыгаралар, шуңа 400 грамм вакланган сельдерей тамыры өстиләр. Катнашманы кәстрүлгә бушатып, өстен капкач белән каплыйлар. Кысып куелган духовкада 3 сәгать тоталар. "Кайнатма"ны банкага бушатып, суыткычка куеп саклыйлар. Көнгә 3 тапкыр ашарга ярты сәгать кала ярты стакан суга 1әр аш кашыгы салып эчәләр.

Өченче ысул. 1 бал кашыгы һиндыба (цикорий) үләне тамырына 1 стакан су агызалар да сүрән утта 10 минут кайнаталар. Суынгач кына сөзәләр. Аны көнгә 3-4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.

("Ватаным Татарстан", /№ 118, 15.08.2014/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев