Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Юкә чәчәге нәрсәдән файдалы?

Юкә июль айларында чәчәк ата. Юкә чәчәкләрендә бик күп файдалы элементлар бар: эфир майлары, флавоноидлар, глюкоза, дуплау матдәләре (дубильные вещества). Аннан ясалган эчемлекләрне салкын тиюдән дәвалану өчен тирләтә һәм температураны төшерә торган дару буларак, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкау өчен файдаланалар. Юкә төнәтмәсе тын юллары...

Юкә июль айларында чәчәк ата. Юкә чәчәкләрендә бик күп файдалы элементлар бар: эфир майлары, флавоноидлар, глюкоза, дуплау матдәләре (дубильные вещества). Аннан ясалган эчемлекләрне салкын тиюдән дәвалану өчен тирләтә һәм температураны төшерә торган дару буларак, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкау өчен файдаланалар.

Юкә төнәтмәсе тын юллары салкын тигәндә лайланы чыгарырга булыша.

Төнәтмә ясау өчен 1 аш кашыгы коры чәчәккә 1 стакан су салалар, 20-30 минут төнәтәләр. Көнгә 2-3 стакан (төнгә каршы эчү файдалырак) эчәләр.

Йөрәк-кан тамыры авырулары булган кешеләргә куллану тыела. Шулай ук озаклап (10 көннән артык) юкә төнәтмәсе эчү күз күрүенә зыян сала ала.

Юкә чәчәген коры көннәрдә чәчәкләр ачылганчы җыялар һәм 40-50 градустан югары булмаган температурада киптерәләр. Юкә чәчәкләрен кояшта киптерергә ярамый, чөнки алар үзләренең төсләрен һәм шифалы үзлекләрен югалталар.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев