Эшкә урнашмаган өчен штраф салачаклар
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы бюджет хисабына белем алган медицина вузлары һәм көллиятләрен тәмамлаучыларга үз белгечлеге буенча мәҗбүри эшләү бурычын беркетергә тәкъдим итә.
Әгәр инициативаны хуплыйлар икән, укуын тәмамлаганнан соң студентларга ОМС системасына кертелгән дәүләт яки шәхси клиникада 2-3 ел эшләргә туры киләчәк. Шул ук вакытта бюджеттагылар урнашырга теләгән төбәкне һәм медицина оешмасын үзләре сайлый алачак. Югары уку йортын яки көллиятне тәмамлаганнан аларга эшкә урнашу өчен бер ел бирелә. Әгәр бу шарт үтәлмәсә, аларга үзләрен укытуга тотылган бюджет чыгымнарын икеләтә күләмдә компенсацияләргә туры киләчәк.
Медицина студентын әзерләү бюджетка елына уртача 203,1 мең сумга төшә. Димәк, эшкә урнашмаган өчен штраф якынча 2,5 млн сум тәшкил итәргә мөмкин. Документта күрсәтелгәнчә, эшкә урнашу мониторингы тәртибен Хөкүмәт билгеләячәк.
Моннан тыш, максатчан белем алганнарга да, алар үз йөкләмәләрен үтәмәгән очракта, штрафны шулай ук 2 тапкырга арттырырга тәкъдим ителә. Бу категория студентлар өчен яңа мөһим таләп тә кертелүе мөмкин — алар ординатура программалары буенча укуларын дәвам итәргә теләсә, шул ук заказчы белән тагын бер максатчан килешү төзергә тиеш булачак.
Чыганак: https://shahrikazan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев