Сак булыгыз! Кырыкалдарлар алдауны дәвам итә!
Мошенниклар алдау өчен нинди генә ысулларны кулланмый, нинди генә яңа төрләрен уйлап чыгармый.
Әллә кая барасы да юк, райондашларыбызның мошенниклар тозагына эләккәннәрен газета битләрендә, социаль челтәрләрдә яктыртып барабыз.
Бер вакыттада шәхси мәгълүматларыгызны телефон аша бирмәгез. Телефоныгызны алып сөйләшкәнсез икән, кичекмәстән трубкагызны куегыз.
Сак булыгыз, кырыкалдарлар тозагына эләгеп хәләл акчаларыгыздан колак кага күрмәгез. Әгәр мошенниклылык очрагына эләгеп, алдангансыз икән кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә хәбәр итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев