Алсу Фазлыева рецепты: Ял көненә файдалы тәм-том
Аш-су

Алсу Фазлыева рецепты: Ял көненә файдалы тәм-том

Алсу Фазлыева инстаграм битендә шәп рецептлар белән шатландыра. Җырчының менә бу тәм-томын да ясап карыйбызмы?

 

Кирәк:

Алма, кара җимеш, әстерхан чикләвеге, корица.

Әзерләү:

Алманың эчен кисеп алабыз. Чикләвек белән җимешне вакылап алмага тутырабыз. Алмаларны 15-20 минутка алдан ук җылытылган духовкага тыгасыз. Зур алмаларны бераз күбрәк тотарга кирәк булачак – 30 минут дигәндә пешеп чыгачак. Әчкелтем алма алмагыз, бераз бал салырга да була.

Фото: скриншот инстаграм

 idel-tat.ru


Нет комментариев