Татарстанда хатын-кызлар да махсус контракт төзи ала
В республике

Татарстанда хатын-кызлар да махсус контракт төзи ала

Татарстанда хатын-кыз табиблар да махсус хәрби операциядә хезмәт итү буенча бер елга контракт төзи ала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев сөйләде.

Ул хәзерге вакытта ординатор, табиб-белгеч, фармацевт, фельдшер һәм башка бик күп вазифаларга ихтыяҗ булуын искәртте. Барлык вазифалар турында Казанның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында белергә мөмкин.

Искәртеп үтәбез, Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар - бу илдә һәм Идел буе федераль округында иң югары түләүләрнең берсе. Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.

Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзү турында 8 800 222 59 00 номеры яки кол-үзәкнең 117 төбәкара номеры буенча күбрәк белергә мөмкин.

Чыганак:татаринформ


Нет комментариев