КАБАКЛЫ, КИШЕРЛЕ ЗАПЕКАНКА
Рецепт авторы Исмегөл @ismegull.
400 гр кабак
320 гр кишер
400 гр. эремчек
1 ст. шикәр комы
5 йомырка
200 гр. сыер мае
Чэй содасы+уксус
1 стакан он
Йозем жимеше
Ванилин
Кабакны эре, кишерне вак угычтан уып шуна эремчек кушарга, шикэр комы (1 стаканны киметергэ дэ була, бик баллы булмасын дисэгез), йомырка, булмэ температурасында йомшарган сыер мае салып болгатырга, ванилин, чэй содасы+уксус сурелдереп салырга, аннары он салып яхшылап болгатырга. Йозем жимеше дэ остэргэ була. Майланган табага бушатып духовкада пешерергэ.
Бу рецептны кабактан нэрсэлэр пешерэсез дип сорап язганнан сон, подписчигым язган иде, шунын рецепты буенча пешердем. Искитмэле запеканка булды, тортлар бер кырыйда торсын, чын торт менэ. Чэй эчэргэ менэ дигэн ризык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев