Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

12 июнь – Россия көне ⠀

12 июньдә – меңъеллык тарихлы, бай мираслы, үзенең иксез-чиксез киңлекләрендәге күп милләтләрне һәм мәдәниятләрне берләштергән дәүләт көнен билгеләп үтәбез.

Бу бәйрәм – яңа Россиянең туган көне генә түгел, дәүләтчелекнең яңа баскычы да. Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итеп, Россия Федерациясе икътисадта базар мөнәсәбәтләре,

сәяси һәм иҗтимагый тормышта демократик кыйммәтләр урнаштыруга таба йөз тотты.

Татарстан Республикасы һәрвакытта да Россиянең аерылгысыз өлеше булды һәм булып

кала. Күп гасырлык дуслык һәм милләтара татулык белән һәрвакытта да горурлана. Татарстан, Россия Федерациясенең көче һәм абруе, аның һәр төбәгенең тырыш хезмәтенә

һәм уңышларына бәйле булуын тирән аңлап, көннән-көн киңрәк үсеш ала. Барыбыз да

бергә булсак кына, Россия дәүләтчелеген ныгыта, илебезне икътисадый куәтле һәм алга

киткән ил итә алабыз.

Хөрмәтле райондашлар!

Бәйрәм барыбызга да яңа көч-куәт һәм киләчәк көннәргә ышаныч өстәсен. Сезгә һәм сезнең

якыннарыгызга чын күңелдән исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек, күңел көрлеге телим.

Теләче муниципаль районы

Башкарма комитет Җитәкчесе Н. Н. Хаҗипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев