Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

17 ноябрь – Участок вәкаләтлеләре көне

Бер-бер хәл булса, халык, иң беренче чиратта, аларга мөрәҗәгать итә. Бүген сүзем эчке эшләр органнары хезмәткәрләре арасында халыкка иң якын торган участок вәкаләтлеләре турында.

Чөнки эш дәверендә сорауларның төрлесен чишәргә туры килә алар-га. Шуңа да аларның икеләтә уяу, белемле һәм физик яктан әзерлекле булуы сорала. Кайчакта аларга педагог та, киңәшче дә булырга туры килә. Бик еш тикшерүче, эксперт-криминалист, юл хәрәкәте иминлеге сагында торучы булырга туры килгәнлеген әйтмим дә инде.

Шушы уңайдан безнең район дүрт участокка бүленгән. Теләче, Ачы, Екатериновка авыллары кергән Теләче участогында өлкән участок вәкаләтлесе, полиция майоры Салават Тәбрис улы Каюмов, Олы Мәтәскә, Алан, Олы Мишә һәм Иске Җөри авыл җирлекләренә караган авыллар буенча өлкән участок вәкаләтлесе, полиция өлкән лейтенанты Рәмис Рафис улы Шәрәфиев, Кече Кибәхуҗа, Югары Кибәхуҗа һәм Үзәк авыл җирлекләрендә урнашкан авыллар буенча өлкән участок вәкаләтлесе, полиция майоры, шул ук вакытта тикшерүче вазифасын да башкаручы Рәйхона

Хуснулла кызы Кузьмина, Айдар, Олы Нырсы, Шәтке, Баландыш һәм Әбде авыл җирлекләренә урнашкан авыллар буенча участок вәкаләтлесе, полиция лейтенанты Дамир Габделбарый улы Кадыйров хезмәт күрсәтә. Әлеге курку белмәс һәм үз эшләренең осталарына әверелгән егет-кызлар белән участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Илнар Наил улы Зиннәтуллин җитәкчелек итә.

Агымдагы елның ун аенда участок вәкаләтлеләре тарафыннан 24 җинять эше ачылган, 983 гариза һәм шикаять кабул итеп алынган, 484 административ беркетмә төзелгән. Моннан тыш, участокларда вәкаләтлеләр тарафыннан эчкечеләр, сугыш чукмарлары, элек наркотик белән мавыкканнар, шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр һәм тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләр белән көндәлек профилактика эше алып барыла. Соңгы елларда боларга кырыкалдарлар, быел исә таҗлы вирустан саклану өчен кертелгән махсус режим чаралары да килеп өстәлде. Әлеге уңайдан инспекторлар халык арасында аңлату эшләре алып баралар.

-Тулаем алганда, участок вәкаләтлеләре үзләренә йөкләнгән бурычны үтиләр. Аларның эш күләме бик зур. Әмма бу киеренкелек аларга бернинди дә ташлама да, өстенлек тә бирми. Участокларда авыр җинаятьләрне булдырмау, аларны кисәтү – аларның төп бурычы. Табигый ки, урыннарда җинаятьләр исерек хәлдә кылына. Бу афәткә каршы тору барыбызның уртак эше. Районда тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләрнең күп булуы бездә җитди борчу тудыра, - дип билгеләп үтте район эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илшат Сәгыйть улы Зарипов, участок вәкаләтлеләренең эшенә бәя биреп һәм аларның бурыч-вазифалары турында искәртеп. Шунысы сөенечле, участок вәкаләтлеләре уңайлы торак һәм эш урыннары, автомобильләр белән тәэмин ителгән. Башка тармак хезмәткәрләре белән беррәттән, алар да районның һәм полиция бүлегенең иҗтимагый тормышында актив катнашалар. Без аларны спорт ярышларында, мәдәни чараларда еш күрәбез. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан участок вәкаләтлеләрен ихлас котлыйбыз, аларга эшләрендә, тормышларында уңышлар, иминлек һәм гаилә бәхете теләп калабыз. Авыр да, катлаулы, шул ук вакытта мактаулы да булган хезмәтләре аларга бары тик сөенечләр генә китерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев