Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

19 май – Пионерия туган көн

Пионер тормышында кайнаган еллар турында Югары Кибәхуҗа авылында туып үскән Лидия Низамова сөйли.

Ялкынлан, учак, дөрлә югары,
Без – пионерлар, эшче уллары.
Киләчәк чорлар чакыра безне,
«Һәрвакыт әзер!» пионер сүзе.

"Һәр елны 22 апрель – Владимир Ильич Ленин туган көнне укучылар зарыгып һәм дулкынланып көтеп ала: ул көнне дружина сборы уза, ягъни бөтен мәктәпнең 4-8 сыйныф укучылары тантаналы линейкага җыела. Отряд председательләре үз отрядларының тезелүе һәм бәйрәмгә әзер булуы хакында дружина советы председателенә, иң азактан дружина председателе өлкән пионервожатыйга рапорт бирә иде. Шул рәвешле, барлык отрядларның сборга әзерлеген тикшергәннән соң, чараны ачык дип игълан итәм. Барабан, быргычылар озатуында дружина байрагын кертәләр. Шуннан соң 3нче сыйныфларны зурлап пионерия сафларына кабул итү башлана. Һәр бала тантаналы рәвештә алдан ятлап куйган пионер вәгъдәсен бирә. «Тырышып укырга!», «Өлкәннәргә ярдәм итәргә!», «Гадел булырга!», «Үз ватанының лаеклы гражданины булып үсәргә!»... Азактан яңа гына пионерга кабул ителгән сыйныф куйган әдәби-музыкаль монтажны карыйбыз. Югары сыйныф укучылары аларга пионерның кызыл галстугын бәйлиләр.

...1975 елда үземнең пионерга алынган көн дә мәңгегә истә калган. Башлангыч сыйныф укытучыбыз Сания апа Хаҗиева янәшәбездә торды. Концерт куйганда, миңа җыр башкару йөкләнде, шул бүгенгедәй исемдә калган:

Яңгыр яуса, ява бирсен
Барыбер күңелем шат минем.
Әнием, дим, беләсеңме,
Иң бәхетле көнем бүген –
Пионерга кердем бүген!"

1987 елда, бала ялыннан соң, Югары Кибәхуҗа мәктәбенә өлкән пионервожатый булып урнаша Лидия ханым. Эше бик ошый аңа һәм җиңел бирелә. Өстәвенә янәшәдә рухландырып, нык ярдәм итеп торучы остазы – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләүче Азалия Кәримуллина да бар бит. Үзенең дә яшь чагы, пионер оешмаларының гөрләп торган мәле. Пионер тормышында кайнаган еллар турында бик яратып, җылы итеп искә ала ул.

"Кайсы гына чараны искә алсам да, мине гармунсыз күргән кеше булмагандыр. Хәзерге сыман заманча аппаратуралар, микрофоннар да юк бит. Бөтен музыкаль бизәлеш – гармун. Яңа ел бәйрәмнәрендә башлангычлардан алып югары сыйныф укучыларының җыр-биюле чыгышларына барлык көйләрне үзем гармунда уйный идем. Һич уфтанмадым, гармундай уйнаудан хәзер дә, ул вакытта да бер ләззәт алып яшәдем. Югары сыйныфларда Шамил Газизов, Рәсим Низамов, Илнур Галиәхмәтов гармунда уйнарга өйрәнеп, үз сыйныф чыгышлары өчен уйный башладылар.
Кая барсам да, балалар җырлары язылган кассеталар, китаплар эзләп йөрү гадәткә кергән. Казан киоскларыннан яңа кассеталарны алып кайтам да, башта ул җырларны үзем гармунда уйнарга өйрәнәм, аннары шуларны балаларга өйрәтәм. 1988 елда яңа мәктәп ачылышына «Комета» магнитофоны бүләк иттеләр. Ул пионер бүлмәсендә тора иде, күз карасыдай саклап кына тоттык. Ул чактагы директорыбыз Габделбәр Миңнәхмәт улы Нургалиев мәктәпкә куе кызыл төстә өр-яңа баян алып кайтты. Ул күрекле дустым белән озак еллар балаларны җырлатырга, биетергә насыйп булды. Рәсемгә хирысым булу да эшемдә зур ярдәм булды. Компьютерлар барлыкка килгәнче, барлык стенд-плакатларны, бизәү эшләрен кул белән башкара идек бит. Тушь һәм перо белән язу, трафарет белән төшерелгән хәрефләр кисеп ябыштыру дисеңме. Һич арттырмыйча әйтә алам, мәктәпкә кулым тимәгән бер генә кабинет, бер генә почмак калмады.

Минем кебек ул елларның данын горурланып искә алучы элеккеге пионер һәм комсомоллар да хатирәләрне барлыйдыр. Үткән белән яшәп булмый, һәр заманның үз хикмәте. Тик белем-тәрбия алуда, игелекле шәхесләр тәрбияләгәндә, ныклы нигезгә таянырга кирәклеге бәхәссез. Яңа педагогик алымнарны үзләштергәндә, тарихта калган әлеге оешмаларның яхшы үрнәкләренә мөрәҗәгать итү бер дә начар булмас иде."

Ләйсән Низамова.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев