Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

193 татарстанлы авыл ипотекасы ярдәмендә үз торак шартларын яхшыртты

Кечкенә шәһәрләрләрдә һәм поселокларда яшәүчеләрнең ташламалы авыл ипотекасы ярдәмендә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. 193 татарстанлы быел үз торак шартларын яхшырттылар да инде.

Шуларның берсе – инженер Павел Демагин. Ул 30 меңгә кадәр халкы булган кечкенә шәһәрләр исемлегенә кергән Тәтеш шәһәрендә яши. Андый шәһәрләр һәм поселоклар халкы өчен «Авыл территорияләрендә торак төзүгә (сатып алуга) Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы процент ставкасы белән ипотека кредиты» федераль программасы буенча 3%ка кадәр еллык ставка белән кредит алу мөмкинлеге барлыкка килде.

 - Программа турында ишеткәч, озак уйлап тормыйча, бу мөмкинлектән файдаланырга уйладым, – дип сөйли Павел Викторович. – Биредә, Тәтештә үк, шәхси йорт карап, белдерүләр карый башладым, үземә ошаганын таптым да кирәкле документларны җыйдым. Шуннан соң Россельхозбанкның Тәтеш бүлекчәсенә мөрәҗәгать иттем. 175 мең башлангыч кертем белән 15 елга еллык 3% ставкадан 1,3 млн. сум кредит акчалары алдым. Ай саен 7,8 мең сум түләячәкмен. Бик кечкенә сумма түгел, әлбәттә, әмма иң мөһиме – торак мәсьәләсе хәл ителде.

Хәзерге вакытта Демагин үз йортында ремонт эшләре белән мәшгуль. Коммуникацияләр бар: электр, газ, су, канализация көйләнгән. Бүлмәләрне матурларга кирәк. Йорт яны участогы бар – 4 сотый җирдә алмагач, чия, слива агачлары, җимеш куаклары үсә. Яшелчәләр үстерү өчен дә урын бар.

 

- Быел көч тә, булган акчалар да ремонтка китәр дип уйлыйм, бакча эшләренә дә чират читәр, аннары инде өйләнсәң дә була, – дип, фикер йөртә инженер.

Искәртеп узабыз, 3%ка кадәрге ставка белән ипотека кредиты буенча ярдәмче федераль программа «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнде. Быел бу программа буенча 193 татарстанлы үз торак шартларын яхшыртты инде.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X