2025 елга Казанда күп функцияле Арена һәм Хайдайвинг үзәге төзеләчәк
Хайдайвинг үзәге кайда урнашачагы билгеле инде: ул су спорт төрләре сарае һәм «Ак Барс Арена» арасында булачак.
2025 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына Казанда нинди объектлар төзү планлаштырылуы билгеле булды. Татарстан спорт министрлыгы башлыгы Владимир Леонов белдергәнчә, бу зур күп функцияле арена һәм Хайдайвинг үзәге булачак.
«Казанга бүген зур күп функцияле арена кирәк, ул эре спорт чараларыннан тыш, төрле мәдәни чаралар да кабул итә алыр иде. Мондый объектлар Америка, Азиянең эре шәһәрләрендә төзелә һәм эксплуатацияләнә. Бу 12-15 мең кешегә исәпләнгән арена булырга мөмкин. Аннары бу объект шәһәр тарафыннан эксплуатацияләнә ала, тагын бер җәлеп итү ноктасы була ала», - дип ассызыклады министр «Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасында.
Әгәр яңа аренаны төзү өчен урын әле сайланмаган булса, Хайдайвинг үзәге кайда урнашачагы билгеле инде: су спорт төрләре сарае һәм «Ак Барс Арена» арасында.
"Европа һәм Россия проблемасы шунда ки, аларда ел әйләнәсе Хайдайвинг белән шөгыльләнергә мөмкин булган объектлар юк. Без бу бассейнда, хайдайвингтан тыш, синхрон йөзү, суга сикерү һәм су полосы буенча ярышлар һәм тренировкалар үткәрергә мөмкин булыр дип уйлыйбыз. Объект дизайнын без хәзер FINA белән эшли торган һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә шундый проектлар булдыру тәҗрибәсе булган партнер – компания белән эшлибез», - дип өстәде Леонов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев