Теләче Информ

29 ноябрь - Әниләр көне!

Илдә билгеләнеп үтүче бихисап бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора.

Ул беркем дә битараф кала алмый торган бәйрәм. Һәрбер хатын- кыз бу тормышта әни булу бәхетен татырга лаек. Үстереп, олы тормыш юлына чыгарган балалары куаныч китереп, ил-көнгә лаеклы уллар-кызлар булып үссәләр, әни кеше өчен бу икеләтә бәхет.

Бу көнне без үзебезнең иң якын, кадерле кешеләребез - әниләребезгә чиксез яратуыбызны, ихтирамыбызны күрсәтәбез. Әлеге бәйрәм сезгә тагын бер кат ана мәхәббәте һәм кайгыртуы, аңлавы һәм мәрхәмәте өчен зур рәхмәт әйтергә мөмкинлек бирә. Нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет телибез сезгә!

Реклама

 

Теләче муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: