Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

3 декабрьдә Теләче мәдәният йортында узган чарадан репортаж: көчле рухлылар еламый...

3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне. "Көчле рухлылар" дип исемләнгән чараның район мәдәният йортында нәкъ шул көнне узуы да юкка түгелдер. Исеменнән күренгәнчә, бу көнне бирегә бернинди авыру-сырхауларга, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәүче көчле рухлы кешеләр җыелган иде. Бүген республикада 319 мең физик мөмкинлеге чикле кешеләр яшәсә, район күләмендә 2048...

3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне. "Көчле рухлылар" дип исемләнгән чараның район мәдәният йортында нәкъ шул көнне узуы да юкка түгелдер. Исеменнән күренгәнчә, бу көнне бирегә бернинди авыру-сырхауларга, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәүче көчле рухлы кешеләр җыелган иде.

Бүген республикада 319 мең физик мөмкинлеге чикле кешеләр яшәсә, район күләмендә 2048 кеше исәпләнә, шуның 97 се балалар. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында узган бу чарада балалар өчен аерым уен-конкурслар уздырылса, өлкәннәр шахмат, өстәл теннисы, кул көрәше кебек спорт уеннарында үз көчен сынап карый алды. "Безгә кызганып карарга, жәлләргә кирәкми. Без башкалардан ким түгел", - ди бәйрәмдә катнашучылар. Кул эшләреннән торган күргәзмәләрне, мөмкинлекләре чикле кешеләр башкаруында концерт номерларын карагач, моның чыннан да шулай икәнлегенә тагын бер кат инанасың. Әнә бит, башмак-бияләйләр, чәчәк кәрҗиннәре, урындык җәймәләре шундый оста итеп бәйләнгән, сәламәт кеше дә моның кадәр үк булдыра алмас!
Җәмгыятебездә физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә караш беркадәр уңай якка үзгәрсә дә, аларны борчыган проблемалар да юк түгел. Район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова:
- Безнең бүлек тарафыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан республикасы кануннары нигезендә билгеләнгән һәртөрле социаль ярдәм тулысынча күрсәтелә. Ялгыз инвалидларның, инвалид балаларның торак-яшәеш шартлары белән даими танышып торабыз, кирәк булган очракта матди, психологик ярдәм күрсәтелә, вакытлыча яисә даими социаль ярдәм күрсәтү билгеләнә. Мөмкинлекләре чик-ле кешеләр өчен республикабызның тер-нәкләндерү үзәкләренә юлламалар каралган. 2015 нче елның 10 аенда 133 кеше әлеге үзәкләрдә, 48 кеше санаторийларда ял итеп кайтты. Декабрь аена да ташламалы юлламалар бар. Сораулар булса, 21-3-41, 21-8-56 телефоннарына шалтыратып белешергә була.
Бәйрәм барышында "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре балалар өчен аерым бәйгеләр, уеннар оештырган иде. Кыш бабай белән Кар кызын да әлеге балалар быел беренчеләрдән булып каршы алды. Берсен-берсе уздырып өйрәнгән шигырьләрен сөйли, җырларын җырлый сабыйлар. Ә юмарт Кыш бабай барысына да бүләк өләшә.
"Сәламәтлекләре чик-ләнгән кешеләр турында билгеле бер көннәрдә генә түгел, һәрдаим кайгыртырга кирәк, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин. "Уңайлы мохит" программасы буенча безнең районда да шактый эшләр башкарылды. Узып баручы елда гына да өч мәктәп, өч мәдәният йорты, эш һәм мәшгульлек үзәге, социаль яклау бүлеге биналары бу программа таләпләренә туры китерерлек итеп эшләнде, ягъни керү-чыгу юлларындагы каршылыклар бетерелде, инвалидларга уңайлы итеп үзгәртелде. Дөрес, эшлисе эшләр моның белән генә бетми", - диде ул.
Мәдәният хезмәткәрләре, спорт оешмалары ярдәме белән уздырылган әлеге күркәм чара - күл өстендәге бер тамчы сыман, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләрнең бер генә көнгә булса да хәлләрен җиңеләйтә, борчу-хәсрәтләрен оныттыра. "Ел саен бу чараны бәйрәм кебек көтеп алабыз, бер-беребез белән аралашып, алга таба яшәргә көч-дәрт алып кайтабыз. Рәхмәт оештыручыларга", - ди бәйрәм кунаклары. Көчле рухлыларга хас, алар беркайчан да юкка-барга зарланмый, күңеле тулы сагыш булса да - еламый, ә бары яшь аралаш елмая...
Алсу Җиһаншина.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар