9 декабрь 2015 яңалыклары
-
Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик!
Бүген 9 декабрь -Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Бу дата 2004 елдан бирле билгеләп үтелә. 2003 елның 9 декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Коррупциягә каршы конвенциягә кул куйганнан бирле, бу дата уңаеннан күп илләрдә демонстрацияләр, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар үткәрелә. Мондый активлык безнең районны да читләтеп үтми. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре,...
-
Җәнәй авылында азан яңгырый
Рифкать абый Шәфыйков исеме районда гына түгел, күрше-тирә авылларда да яхшы таныш. Аның эшләгән изге гамәлләре, матурлыкны ярата белүе күпләрдә соклану хисе уята. Күптән түгел Рифкать абый Шәфыйковның Саба районы Олы Кибәче авылында һәйкәл төзетүе турында язган идек. Һәм менә тагын бер изге гамәл! Җәнәй авылы тау башында Рифкать абый...
-
Теләчегә Ирада Әюпова килеп китте
1 декабрь көнне районга Татарстан Республикасы архив бүлеге җитәкчесе Ирада Әюпова килде. Әлеге вазифага күптән түгел генә билгеләнгән җитәкче, район архив бүлеге, биредәге эш барышы белән танышты. Район архив бүлеге җитәкчесе Ралия Гарифуллина белән аралашып, алда торган бурыч-максатлар турында сөйләштеләр. Бу көнне Ирада Әюпова шулай ук Саба һәм Питрәч район...
-
Татарстан юлларында җиде көн эчендә 9 кешенең гомере өзелгән
Декабрьнең җиде көнендә Татарстан юлларында кеше сәламәтлегнә зыян китерердәй 97 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл-транспорт һәлакәтләренең яртысына якыны Казанда булган - 42 очрак. Декабрь һәлакәтләре 9 кешенең үлеменә китергән, 117 кеше тән җәрәхәте алган. Казандагы һәлакәтләрдә1 кеше үлгән, тагын 42сенең сәламәтлегенә зыян килгән. Әлеге саннарын Татарстан ЮХИДИ идарәсе китерә. intertat.ru
-
ОСАГО полисын үзең белән йөртмәскә дә мөмкин булачак
Россия Премьер-министрының беренче урынбасары, юл хәрәкәте иминлеген булдыру буенча хөкүмәт комиссиясе рәисе Игорь Шувалов шул хактагы документ әзерләргә кушкан Димәк, Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәреш кертелгәннән соң, ОСАГО полисының кәгазь вариантын үзең белән йөртүнең кирәге дә калмаячак. Аны электрон варианты алмаштырачак. Исегезгә төшерәбез, 2016 ел башыннан ОСАГО полисы булмаган машина йөртүчеләргә...
-
Авыл хуҗалыгы белгечләрен агробизнеска өйрәтәләр
Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы план-графигы нигезендә декабрь аенда хуҗалык җитәкчеләрен һәм белгечләрен агробизнес кадрларының белемнәрен киңәйтү татар институты һәм Казан дәүләт аграр университеты базасына белемнәрен арттырырга чакырылалар. 7-11 декабрь көннәренә белемнәрен арттырырга агробизнес кадрларының белемнәрен киңәйтү татар институтына агрономнар, 8-11 декабрь көннәренә хуҗалык җитәкчеләре, Казан дәүләт аграр университеты...
-
Балалар иҗат үзәгендә беренче балалар слеты узды
Шушы көннәрдә Балалар иҗат үзәгендә Татарстан Варислары берлегенә багышланган слет узды. Чарага кунак булып республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең бүлек мөдире Елена Калашникова да килгән иде. Район балалар иҗат үзәге җитәкчесе Зөлфия Мәхмүтова укучыларга үзенең теләкләрен җиткерде. «Мәгариф системасында көн дә яңалыклар, үзгәрешләр туып торуга карамастан, балалар оешмасына игътибар кимеми,...
-
Олы Мәтәскә кызы ничек итеп «Мәйдан» исемле музыкаль ТВ каналы ачуга ирешкән?
«Мәйдан» ТВ татар музыкаль телеканалын бик күп тамашачылар яратып өлгерде, татар телендә сөйләүче каналларыбыз арту аеруча сөендерә. Ә менә кызыклы һәм эчтәлекле тапшырулары, яңа табадан төшкән татар җырлары, яңа талантлар ачуы белән тамашачыларның күңелен яулап өлгергән телеканалны башлап җибәрүче һәм хәзерге вакытта каналның баш редакторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл...
-
Хезмәт каһарманы сез, Гөлбикә ханым Кәримова! Геройлар көне белән тәбриклибез!
9 декабрь илебездә Каһарманнар көне буларак билгеләп үтелә. Үзәк авылында яшәүче элеккеге Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының данлыклы савымчысы, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены, Урак һәм Чүкеч алтын медале иясе Гөлбикә Кәримова. Районыбызда гына түгел, республика, илебез күләмендә дә мәртәбәгә ирешкән хезмәт каһарманы. Гөлбикә апаны без дә ихлас күңелдән бу бәйрәм...
-
3 декабрьдә Теләче мәдәният йортында узган чарадан репортаж: көчле рухлылар еламый...
3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне. "Көчле рухлылар" дип исемләнгән чараның район мәдәният йортында нәкъ шул көнне узуы да юкка түгелдер. Исеменнән күренгәнчә, бу көнне бирегә бернинди авыру-сырхауларга, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәүче көчле рухлы кешеләр җыелган иде. Бүген республикада 319 мең физик мөмкинлеге чикле кешеләр яшәсә, район күләмендә 2048...