Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре булырга мөмкин

Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итәргә тәкъдим итте.

Алай гына да түгел, аерым төбәкләрдә эш чыгуны 23 октябрьдән туктату тәкъдиме дә бар. Вице-премьер белдергәнчә, Россия халкының иммунитет дәрәҗәсе бүгенгә көндә 45 % тәшкил итә. Бу тәкъдим Владимир Путинга җиткерелгән. Путин нинди карар кабул итәр?

Голиковадан тагын берничә тәкъдим:

- вакцинасы булмаган 60 яшьтән өлкәннәр өчен бер ай үзчикләнү режимын кертергә, ягъни эшкә йөртмәскә;

- эш бирүчеләр вакцина ясату өчен хезмәткәрләргә ике ял көне бирергә тиеш;

- QR-кодлар буенча гына массакүләм чараларга кертергә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев