Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

32 машина откан Раил Нургалиев иң нык истә калган көрәшләрен атады

Раил Нургалиев — милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры, күп тапкырлар Татарстан, Россия һәм Европа чемпионы.

«Татар-информ» агентлыгында узган «Манзара» премиясенә багышланган матбугат конференциясендә Раил Нургалиев күңеленә сеңгән өч көрәше турында сөйләде.

— Минем үз гомеремдә иң нык истә калган өч кенә көрәшем бар. Чыннан да, күз яшьләрен чыгарды алар. Аллага шөкер, үз карьерамда 32 машина оттым. Машина оту да аның кадәр тәэсир итмәде.

Истә калган беренче җиңүем — авылда батыр калу булды. Урамнан барганда бөтен кеше сиңа карап кала. Беренче мәртәбә үзеңне батыр итеп хис итү бүләктән дә мөһимрәк иде. Аның тәэсирендә бер атна йөргәнмендер.

Күңелдә калган икенче җиңүем 2012 елда Теләче Сабан туенда булды. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Теләче районы көрәшчеләргә бай. Барысын да чистага җиңеп, машина оттым. Шул вакытта елаганым, Рөстәм Нургалиевичның мине тынычландырганы һаман да истә.

Өченчесе — «Манзара» бәйгесендә Муса Галләмов белән көрәшү булды. Без биш минут көрәшергә тиеш идек, ләкин бил алышу 25 минут барды. Казан циркы бинасы халык белән тулы диярлек иде. Футболда кешеләр ничек җан атса, ул көрәштә дә шундый атмосфера булды. Нәтиҗәдә, җидегә бишме, җидегә алтымы очко белән оттым. «Манзара”ны мин Татарстанда иң көчле көрәшчене ачыклау бәйгесе дип атыйм.

Шушы өч көрәш күңелгә сеңеп калган, - дип сөйләде журналистларга Раил Нургалиев.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X