Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Бу көнне ихлас котлауларыбызны, иң беренче чиратта, тормыштагы барлык авырлыкларны күтәреп, гаиләләрен саклап кала алган парларга җиткерәбез. Үз-үзенә ышаныч уяту өчен һәр кешегә гаилә кирәк. Гомерлек мәхәббәтне саклау учагы да шушы, бер-береңә тугрылык - аның ныклыгына гарантия. Гаиләне ныгыту, аның кыйммәтләрен саклау мәсьәләләре җәмгыятьтә мөһим урын алып тора.

 Яшь буынның киләчәктә лаек кеше булып үсеп җитүе әти-әни тәрбиясендә булуына бәйле. Һәр гаиләдә бала тавышлары яңгырап торсын иде. Бу көнне без кеше өчен гаилә, аның төп кыйммәтләре булган мәхәббәт һәм тугрылыкның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аеруча нык аңлыйбыз. Бәйрәм белән котлап, һәр гаиләгә бәхет, сәламәтлек, гомергә пар канатлы булуларын телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев