Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне

Хөрмәтле социаль яклау хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!

Теләче районында социаль яклау системасы үз эченә 45 хезмәткәр, 4 дәүләт учреждениесен ала. Ел саен 1,5 меңнән артык кешегә кирәкле ярдәм күрсәтелә. 19 социаль хезмәткәр 144 өлкән яшьтәге кешегә хезмәт күрсәтә. Районның 6,5 мең кешесенә социаль ярдәмнең федераль һәм республика чаралары күрсәтелә.

Елдан-ел социаль эш формалары камилләштерелә, хезмәтләр спектры киңәя, аларның сыйфаты һәм һәркем өчен мөмкинлеге арта, яңа фәнни методикалар һәм технологияләр кертелә, матди-техник җиһазланыш дәрәҗәсе үзгәрә. Шуңа да карамастан, социаль хезмәткәрләрнең уникаль рухи сыйфатларын берни дә алыштыра алмый.

Социаль хезмәткәр һөнәре иң кешелекле һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Ул һәркемнән фидакарьлек, сабырлык, түземлек һәм башка кешеләрнең проблемаларын хәл итүгә үзен багышлауны таләп итә.

Социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе белгечләрнең һөнәри ярдәменә генә түгел, гади кешелек сыйфатларына, аңлавына, таяныч булуына да мохтаҗ. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә авыр тормыш хәлендә калган кешеләр авырлыкларны җиңү өчен көч туплыйлар.

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр, сезнең ярдәмчел, сизгер булуыгыз, үз эшегезгә карата намуслы мөнәсәбәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә сәламәтлек, шатлык һәм игелекле хезмәттә уңышлар юлдаш булсын! Сезнең гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим!

                      Нәҗип Хаҗипов    Теләче муниципаль районы  башкарма комитеты җитәкчесе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев