Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ак халатлы фәрештәләр

Авыруларның аякка басуы, тулы тормыш белән кабат яши башлавы табибларның сәләтенә, талантына, үз эшләренең остасы булуына бәйле.

Июнь аеның өченче якшәмбесендә ел саен Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә. 

Әлеге бәйрәм һөнәри яктан берләшкән кешеләрнеке генә түгел, бу көн кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп, авыруларның борчуларын аңлап, сәламәтлекләре, гомерләре куркыныч астында булганнарга ярдәм күрсәтүче, гадел, намус белән хезмәт итүчеләрне берләштерә. Медицина хезмәткәре һөнәре борынгыдан хөрмәткә лаек булган. Авыруларның аякка басуы, тулы тормыш белән кабат яши башлавы табибларның сәләтенә, талантына, үз эшләренең остасы булуына бәйле. Бәйрәм уңаеннан район үзәк хастаханәсе баш табибы ИРЕК ИЛГИЗ УЛЫ ГАЛИУЛЛИН белән әңгәмә кордык. 
- Ирек Илгизович, агымдагы елны районның сәламәтлек саклау системасында кадрлар составы яңару, яшәрү елы дип бәяләргә буламы? 
- Бүген район үзәк хастаханәсендә табиблар белән комплектлашу 72%, урта медицина хезмәткәрләре белән 94% тәшкил итә. Югары белемле 28 табиб, 1 биолог, 128 урта белемле медицина хезмәткәрләребез бар һәм 76 кеше хастаханәдә төрле вазыйфаларны башкара. Санитаркадан, гади итеп әйткәндә, техник хезмәткәрдән башлап, барысы да кеше сәламәтлеген кайгырту, аңа ярдәм итү максаты белән эшли. Бүген республика күләмендә яхшы эшләп килүче “Земский доктор”, “Земский фельдшер” программаларында актив катнашабыз. Ел саен коллектив яшь, белемле кадрлар белән тулылана. Табиб-хирург, стоматолог-хирург һәм Балыклы авылы фельдшерлык-акушерлык пунктына фельдшер эшкә кайтты. Хастаханә юлламасы белән укыган табиб-кардиолог, неврологның быел эшкә кайтуын көтәбез. Шулай ук тагын бер табиб-хирург һәм табиб-терапевт, табиб-невропатолог кирәк. Әлеге белгечләрне дә үзебездә булдыру өстендә максатчан эш алып барабыз. Киләчәк һөнәрләрен медицина өлкәсе белән бәйләргә теләгән районыбыз яшьләренә безнең ишекләр һәрчак ачык. 
- Медицина хезмәткәрләре белем һәм квалификация күтәрү курсларында укуларын дәвам итә дип беләбез.
 - Дөрестән дә, медицина хезмәткәрләре 5 ел саен квалификация күтәрү курсларында укыйлар. Югары белем алган табибларыбыз, шулай ук урта медицина хезмәткәрләре, 2016 елдан Россия Федерациясендә кертелгән “Өзлексез медицина белеме программасы” буенча белемнәрен күтәрә. Эштән кайтканнан соң да, табиблар төннәрен компьютер каршында утыра, яңа юнәлешләр, яңа методикалар өйрәнә. Агымдагы елда югары һәм урта медицина уку йортларында 9 табиб һәм 16 шәфкать туташы, фельдшерлар белемнәрен арттырды. Хәзергә, илдә килеп чыккан эпидемиологик хәл белән бәйле буларак, укулар дистанцион формада бара. 
- Дәвалау-профилактика эшчәнлегенә дә тукталсагыз иде. 
- Бүгенге көндә табиблардан югары сыйфатлы хезмәт белән беррәттән, сабырлык, пациент белән аралашуның яңа төрләре, юллары сорала. Табиб кешене дару белән генә түгел, сүз белән дә дәваларга тиеш. Авылларда 30 фельдшерлык-акушерлык пункты бар. Күптән түгел заманча җиһазландырылган гериатрия кабинеты эшләнде. “Сәламәтлек» проектын тормышка ашыру - безнең төп бурыч булып кала бирә. Аның кысаларында, халыкка түләүсез медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту, камилләштерү, үлүчеләр санын киметү буенча актив эш алып бару кебек максатлар куелды. Дәвалау учреждениебез заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Кайберләре ярдәмендә ирешелгән нәтиҗәләр кайчандыр фантастика булып тоелыр иде. Замана белән бергә табибларга да алга атларга туры килә. Шулай да әлеге җиһазлар бары оста кулларда гына могҗиза тудырырга сәләтле икәнен онытмаска кирәк. Һөнәри осталык, тәҗрибәдән башка уңышларга ирешү мөмкин түгел. Соңгы елларда район буенча туберкулез белән авыручыларның артуы күзәтелә. Шунлыктан, райондашларыбызга флюорография үткәрү буенча планлы эш алып барыла. Узган ел бу юнәлеш буенча 7282 кеше тикшерелде. Йөрәк-кан тамырлары һәм онкология буенча да эш системага салынган. Узган ел 733 хатын-кыз маммографик тикшерү узды һәм 2600 райондашыбыз онко-тест тапшырды, 2135 кеше диспансерлаштыру узды. Бу безгә авыруларны башлангыч чорында күреп, дәваларга мөмкинлек бирә. Кешене үз сәламәтлегенә игътибарлырак карарга өндибез. Безгә бүлеп бирелгән квота буенча мөрәҗәгать иткән авыруларны юллама белән республика клиник хастаханәсенә җибәрәбез. Мәсәлән, компьютер томографиясен ясату, магнит-резонанс томографиясе (МРТ) һәм башкаларны китерергә була.
 - Ирек Илгизович, коронавирус пандемиясе сезнең хезмәткә дә үзгәрешләр кертте. 
- Коллектив авыр вакытта да сынатмый. Үзләренең сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, эшләрен тиешенчә, җиренә җиткереп башкаралар. Район үзәк хастаханәсендә дә, авыруларның сәламәтлеген кайгыртып, алар янына керү тыела. Табибка күренгәндә озын чиратларны хасил итмәс өчен, кешеләр хастаханәгә дистанция саклап, тән температурасын үлчәп кертелә. Бүгенге көндә медицина хезмәткәрләре барлык саклык чараларын күреп, коронавирус белән авырган кешеләргә беренче ярдәмне күрсәтә һәм аларны махсус дәвалау учреждениеләренә озата. Кызганыч, безнең районда да авыручылар юк түгел. Шунлыктан һәрберебез саклык чараларын күреп яшәсәк, эшләсәк иде. 
- Әңгәмәбез ахырында сезгә тагын бер сорау бирәсе килә, әниләр балаларына прививка ясатуга ничек карый? 
- Кайбер әти-әниләр балаларына прививка ясатуга каршы килә. Аларга аңлату эшләре алып барабыз. Кайбер очракта бу дини караш белән дә бәйләнә. Әмма, соңыннан алар аңлыйлар, балаларының сәламәтлеген куркыныч астына куймыйлар. Шунысын да әйтергә кирәк, бала мәктәпкә, балалар бакчасына барганда, кайбер прививкаларның ясалган булуы шарт булып тора. 
- Хәзер без югары медицина технологияләренә һәм табибка электрон язылуга күнектек инде. Шулай да, баш табибны тагын ниләр борчый, киләчәккә булган планнарыгыз белән дә уртаклашсагыз иде. 
- Район үзәк хастаханәсенең ике катлы корпусына капиталь ремонт ясарга хыялланабыз. Әлеге юнәлештә район җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның ярдәмен тоябыз. Шулай ук хастаханәне тагын да заманча медицина җиһазлары белән баету да безнең хыялыбыз. Быел Әбде авылында бар таләпләргә туры килгән модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылачак. Сауш авылының мәдәният йорты белән бер түбә астында урнашкан фельдшерлык-акушерлык пунктын төзекләндерү эше дә бетү алдында. Яңа җиһазлар гына кирәк була. 
- Бәйрәм уңаеннан үзегезнең теләкләрегезне дә җиткерсәгез. 
- Район үзәк хастаханәсендә һәм авылларда медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын бәйрәм белән котлыйбыз. Авыр, тынгысыз эшләрендә уңышлар телим. Гаиләләрендә тынычлык булсын, һәм үзләре сәламәт, һәрчак шат күңелле булсыннар. Аларга бары җылы теләкләр генә. Җаваплы, авыр һөнәрегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Нәтиҗәләрегез күбрәк сөендерсен, һөнәрегез белән горурланып эшләргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев