Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Акция узды

Берләшкән Милләтләр оешмасы карары нигезендә 2005 елның 26 октябреннән башлап, ноябрьнең өченче якшәмбесе ел саен Бөтендөнья юл-транспорт фаҗигалары корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Быел ул “Тизлегеңне кимет, кеше гомерен саклап кал!” дигән девиз астында үтә. Юл-транспорт фаҗигалары нәтиҗәсендә дөньяда ел саен өч меңнән артык кеше үлә,  йөз меңгә якын кеше җитди тән җәрәхәтләре ала. Корбаннарның күбесен яшьләр тәшкил итә. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча 2020 елда юл-транспорт фаҗигалары вакытында алынган трамвалар -  йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авыруларыннан кала, үлем һәм гарипләнүләрнең өченче сәбәбе булырга мөмкин. Юл-транспорт фаҗигаларының төп сәбәпләре - тизлекне арттыру, исерткеч эчемлекләр куллану һәм каршы як юлга чыгу белән бәйле.

Шушы уңайдан бу атнада (14 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр) республикада, шул исәптән районда юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре һәм иҗтимагый оешма вәкилләре тарафыннан профилактик чаралар үткәрелде. Мисал өчен, 17 ноябрь көнне Теләче авылының Ленин урамында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Илнур Кәримуллин,  Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова һәм Теләче урта мәктәбенең яшь юл инспекторлары (җитәкчеләре - тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Рәсип Гатиятов) катнашында әлеге көнгә багышланган профилактик акция үткәрелде. Акция барышында алар автомобиль йөртүчеләргә, җәяүлеләргә белешмәлекләр өләштеләр, юл-транспорт фаҗигаларында һәлак булганннарны искә алу көненең әһәмияте турында сөйләделәр, азактан һәркемгә хәерле, имин юл теләделәр.

Шушы ук көнне әлегедәй акция Иске Җөри урта мәктәбенең яшь юл инспекторлары белән берлектә дә үткәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X