Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алан җирлегендә сугышы ветеранын котладылар

17 октябрь көнне Алан авыл жирлегенең Күкчә авылында яшәүче сугышы ветераны Таисия Сабирҗанованың туган көне.

Аны гомер бәйрәме белән якыннары тәбрикләде. Гомерен хезмәттә үткәргән Таисия апа бүген якыннары тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. Бу көннәрдә ул район үзәк хастаханәсендә сәламәтлеген ныгыта. Сугышы һәм тыл  ветеранының хәлен Алан авыл җирлеге башлыгы Булат Хасанов та белде. Аны гомер бәйрәме белән котлап, тыныч, матур тормыш теләде. Сөйләшү барышында Таисия апа район үзәк хастаханәсе табибларына, хезмәткәрләренә рәхмәтен дә җиткерде."Миңа күрсәткән хөрмәтегез,үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын",- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев