Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Анападан кайталар

Анапада "Президент спорт уеннары" мәктәп укучыларының бөтенроссия спорт уеннары ахырына якынлашты.

Бер ай дәвамында диярлек, без Теләче урта мәктәбе командасы өчен жан аттык! Аларның уңышларына сөендек. 19 сентябрь көнне команда иң соңгы "Визит карточка" сы номинациясендә чыгыш ясады. Һәм менә кичә төгәл нәтижәләр дә билгеле булды. Барлыгы 79 (!!!) команда арасыннан безнең Теләче командасы 26 урында! Зур, эре шәһәрләрдән килгән командаларны да иң артта калдырып, беренче 30 команда арасына керү зур жиңү! Котлыйбыз команданы, афәрин! Тренерлары Теләче урта мәктәбенең физик культура укытучылары Рафиль Хәкимов һәм Булат Сәләхиевка олы рәхмәтләребезне житкерәбез. Сез районыбызның 30 еллыгына менә дигән бүләк ясадыгыз. Исән-сау өйгә, туган якларга кайтып житәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев