Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә

«Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.

Арча районы Курса-Почмак авылында урнашкан «Ак Барс» агрокомплексында туберкулез табылган. 3700 баш мөгезле эре терлек сугымга җибәрелә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов сөйләде.

«Бөтен сыерны да сугымга җибәрәбез, Бозаулар белән барысы бергә 3700 баш. Хәзерге вакытта алты йөзе китте инде. Атнага дүрт-биш тапкыр Алабуга ит-консерв комбинатына алып китәләр», — дип сөйләде ул.

Җитәкче сүзләренчә, эшчеләрдә туберкулез табылмаган.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсенең Терлекләрдәге йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Эмиль Шәмигуллин авыруның көзге тикшерү чаралары вакытында ачыклануын әйтте.

«Ноябрь аенда бу авыруны бетерү буенча чаралар үткәрү турында карар чыкты. Ул бөтен көтүне алмаштырудан тора. Фермалар бушагач, анда дезинфекция үткәреләчәк. Дезинфекция сыйфатын тикшергәч кенә яңа хайваннарны кертергә мөмкин», — дип сөйләде ул.

Арча районындагы «Ак Барс» агрокомплексы» 2004 елда «Ак Барс» «Холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте составында оештырылган. Холдингта хәзерге вакытта 20750 баш терлек бар. Арча районындагы агрокомплекс районның гына түгел, республиканың да иң эре агрокомплексларының берсе. 

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X