Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Асылы – яхшылык эшләргә омтылу

Республиканың Төньяк төбәге казые, Теләче районы имаммөхтәсибе ИСМӘГЫЙЛЬ хәзрәт ФӘЛӘХИЕВ белән әңгәмә.

Мөселманнарның ел буе сагынып көткән Рамазан ае башланып китте. 12 апрельдә мәчетләрдә беренче тәравих намазы укылды. 13 апрель – уразаның беренче көне иде. Адәм баласыннан бик нык рухи әзерлек, ихтыяр көче сорый торган чорга аяк бастык. Шул уңайдан республиканың Төньяк төбәге казые, Теләче районы имаммөхтәсибе ИСМӘГЫЙЛЬ хәзрәт ФӘЛӘХИЕВ белән сөйләштек.

- Исмәгыйль хәзрәт, әңгәмәбезне ураза ае турында таныштырудан башлыйк әле.

- Рамазан ул зур җиһад ае булып санала. Бу айда ураза тоту – тәнне, үзеңне азаплау түгел, ул – олуг гыйбадәт. Әгәр телебезне начар сүздән, күңелебезне бозык уйдан сакламасак, гайбәттән тыела алмасак, ураза тотуыбыз гади бер ач торуга гына кайтып кала. Уразаның асылы ул – кешенең яхшылык эшләргә омтылуы, башкаларга җылы сүз, яхшы мөгамәлә белән булышуы, бүтәннәрне кайгыртуы һәм бер-берсен гафу итүе.

- Кемнәргә ураза тотарга киңәш ителми?

- Ураза тоту гыйбадәт. Ихтыяр көчен, иманлы булуыбызны сорый. Мөселман һәм дә сәламәт булуыбыз сорала. “Әнием, әбиемнең авыруы бар. Ураза тота”, - диләр. Авыру кешегә ураза тоту тыела. Рамазанның кадерен белгәч, өлкәннәрнең аны калдырасы килми. Сәфәрдә булучыларга ураза тотмаса да гөнаһ түгел. Табиб киңәшенә дә колак салу кирәк. Кемнәргәдер ашамыйча торырга ярамыйдыр. Һәркем үз сәламәтлегенә игътибарлы булып, уразаларыбызны тотарга насыйп булсын.

- Бер райондашыбыз безгә түбәндәге сорауны калдырды: «Элек-электән авыз ачтыру изге гамәлләрнең берсе булып саналган. Әлеге мәҗелесләрдә ураза тоткан кеше булса, саваплырак дип ишеттек. Аңлатма биреп китсәгез иде».

- Ифтар мәҗелесен оештыручылар аның дәрәҗәсен аңларга тиеш. Ураза тоткан кешенең изгелеге, мәҗелес оештырылучы кешегә дә языла. Ифтарга ураза тоткан кеше чакырылса саваплы. Туганнар, якыннар белән очрашырга башка мөмкинлекләр дә бар. Ураза тотмаган туганнарының өйдә ашап килдем диюе ифтар табыны дәрәҗәсе түгел. Табын әзерләүче кешене хөрмәт итеп, шул көнне булса да, ураза тотып, мәҗелескә килү яхшы була.

Әңгәмәнең тулы версиясен "Теләче" газетасынын киләсе санында укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X