Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хөрмәтләнде
Район яңалыклары

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хөрмәтләнде

Бүген “Хәкимова Ф.Г.” шәхси предприятиесенә караган “Акчарлак” ресторанында ел әйләнәсе киеренке хезмәттә булган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы булды. Чараны тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин ачып җибәрде.

Ул үзенең чыгышында авыл хезмәтчәннәренә фидакарь һәм намуслы хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт белдереп, бертөркем хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Аңа бу эштә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык -  төлек - министры урынбасары Нияз Курамшин, ветеран җитәкче Дамир Каюмов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов булышты. Алар да тантанада чыгыш ясап, авыл хезмәтчәннәренә иң изге теләкләрен җиткерделәр. 

Җитәкчеләр авыл хезмәтчәннәренә изге теләкләрен җиткерде.

Җитәкчеләребезнең тәбрикләү сүзләре һәм бүләкләү тантанасы район үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды.

Фотода Фәния һәм Илсур ГалимовларБу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

  <iframe src="https://vk.ru/video_ext.php?oid=-51900791&id=456242996" width="853" height="480" style="background-color: #000" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture; screen-wake-lock;" frameborder="0" allowfullscreen></iframe>

Нет комментариев