Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Атыш нәтиҗәсендә һәлак булган Әмир Зарипов ата-анасының туган авылында җирләнде

Атыш вакытында Әмирнең әнисе Алинә Зарипова бер бүлмә аркылы гына кабинетта тугызынчы сыйныфларга татар теле дәресе укыткан.

Казанның 175нче гимназиясендәге атыш нәтиҗәсендә һәлак булган Әмир Зарипов ата-анасының туган ягында — Биектау районы Зур Кавал авылында җирләнде.

2006 елның 28 августында туган Әмир Зарипов унбиш яшен дә тутырмыйча күкрәгенә эләккән пулядан 11 майда һәлак булган. Ул 8 «А» — татар сыйныфында укыган. Коралланган җинаятьче инглиз теле дәресе вакытында класска кергән.

Атыш вакытында Әмирнең әнисе Алинә Зарипова бер бүлмә аркылы гына кабинетта тугызынчы сыйныфларга татар теле дәресе укыткан. Ул ишекне эчтән бикләп, укучыларын өстәл асларына яшергән һәм тавыш чыгармыйча утырырга кушкан.

«Кабинетлар буйлап ишек шакып йөрде ул. Безгә дә шакыды, мин ачмадым. Аннары этажда атыш, акырыш башланды. Урамга чыккач, баламны елый-елый эзләдем. Телефонына кат-кат шалтыраттым, алмады. Укытучысы да телефонын алмады. Алар ул вакытта атылган булган инде», — диде Алинә Зарипова «Татар-информ» хәбәрчесенә улын җирләгәндә.

Укучыларын үлемнән алып калса да, ана кешегә күрше бүлмәдәге улының гомерен сакларга насыйп булмаган.

«Улымны үтергән малайны мин укытмадым. Ул кызымның классташы иде. Тыныч булгач, аның кеше үтерә алуына ышанмассың да. Улым бик акыллы булды, әйбәт укыды. Программист булырга хыялланды. Компьютер курсларына язылган иде, тәмамлый гына алмады», — диде Алинә Зарипова. 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X