Теләче Информ

“Аулак өй”, “Тула басу”, “Орчык өмәсе” һәм башкалар турында

Авыл мәдәният йортларында, клубларда "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен..." дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестивале дәвам итә. Төрле авылда - төрле әттәхият дигәндәй, үзешчәннәребез тарафыннан күрсәтелгән йолаларның һәм концерт номерларының төрлесе бар. Әмма ни генә булмасын, алар барысы да бер максатка - халкыбызның йолаларын барлауга, аны яңартуга, аңа яңа бизәкләр өстәүгә һәм...

Авыл мәдәният йортларында, клубларда "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен..." дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестивале дәвам итә. Төрле авылда - төрле әттәхият дигәндәй, үзешчәннәребез тарафыннан күрсәтелгән йолаларның һәм концерт номерларының төрлесе бар.
Әмма ни генә булмасын, алар барысы да бер максатка - халкыбызның йолаларын барлауга, аны яңартуга, аңа яңа бизәкләр өстәүгә һәм әлегедәй бай мәдәни мирасны яшьләребез күңеленә сеңдерүгә корылган. Йолаларның күбесен өлкән һәм урта буын үзешчәннәр башкарса да, тамашачылар арасында балалар һәм яшьләр булуы - күңелгә өмет чаткылары өсти. Соңгы көннәрдә күрсәтелгән тамашалардан аеруча Югары Мәтәскә авыл клубында куелганы күңелгә хуш килде. Клуб ул көнне без балачактагы авыл өен хәтерләтте. Әйе, аны шул дәрәҗәдә чигүле сөлгеләр, кашагалар, мендәр тышлыклары белән бизәгәннәр иде ки, бермәл узган гасырның илленче-алтмышынчы елларындагы татар өенә килеп кергәндәй хис иттем үземне. Җиделе лампа, бишле куык та, тал бишек тә, мичкә тыгылган чуендагы аш та үз урынында иде. Бирелеп эшләгәндә авылның иске клубын да курчак өенә әйләндерергә була икән. Биредән кеше чын мәгънәсендә күңел җылысы алып китә. Шунысы, игътибарга лаек, авылның һәр кешесе диярлек тартылган "Аулак өй" күренешенә. Мәгълүм концертта катнашырга дип хәтта Казанда, күрше авылларда, районнарда яшәүче авылдашлар да кайткан. Гармунчылар да күп Югары Мәтәскәдә. Нәҗип Зиннәтов безне тарихи гармуннарда уйнап шаккатырса, аулак өйгә килүче кызлар җырларда җырланган "Фазыл чишмәсе"нең тарихын сөйләп, җырлап тагын бер кат күңелебезне илаһи биеклеккә өндәде. Мин әлеге концерттан бик күп мәгълүмат алып, рухи яктан баеп кайттым.
Язмамда Югары Мәтәскә үзешчәннәренең чыгышын телгә алуым тикмәгә түгел. Гадәттә, без үзәк авылларда урнашкан мәдәният йортларына гына игътибар итеп, кечкенә авыллардагы клубларны, алардагы талантларны онытабыз икән. Баксаң, аларда да сәләтле бер дигән райондашларыбыз яшәп ята икән. Безнеңчә әйтсәк, улым сиңа әйтәм, киленем син дә тыңла була инде бу. Югары Мәтәскә үзешчәннәренең чыгышы кемгә дә үрнәк булырлык. Авыл халкы да үз артистларының чыгышын яратып карый белә. Халык белән шыгрым зал, көчле алкышлар шул хакта сөйли. Кызганыч, кайбер мәдәни учакларда тамашалар ярым буш залларда уза. Бериш мәдәният җитәкчеләренең: "Хәзер халык клубка йөрми, сәхнәгә бөтенләй дә тартып булмый", - дигән сүзләре фәкать аклану гына булып яңгырый. Ямбулатта, Югары Мәтәскәдә яшәүчеләр дә мәдәни һәм сәнгати уку йортларында укып кайтмаганнар, ләбаса. Фәкать "завклуб"лары йөрәкләренә ут салган, сәнгатька карата мәһәббәт уята алган. Моның өчен бары авыл халкының психологиясен, нәрсәгә сәләтле булуын аңларга, индивидуаль караш булдырырга гына кирәк. Һәм үз эшеңнең остасы булу гына түгел, беркадәр фанаты булу да зарур. Авылдашлары белән бергә биеп, җырлап күңел ачкан Югары Мәтәскә авыл клубы мөдире Сәрия Гарипова турында фәкать шулай дияргә генә мөмкин.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: