2 декабрь 2015 яңалыклары
-
Иске Җөри балалар бакчасында "Әнием кадерлем" исемле чара булып узды
Гаҗәеп назлы, мәгънәле, ягымлы "әни" сүзе өч хәрефтән генә торса да, кешенең бөтен гомерен эченә ала. Безнең Иске Җөри балалар бакчасында 28 ноябрьдә әниләр көненә багышланган "Әнием кадерлем" исемле бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмдә балалар үзләренең матур җырларын, шигырьләрен һәм дәртле биюләрен тәкъдим иттеләр. Әниләребез үзләренең күңел җылысын биреп эшләгән...
-
Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова, ниһаять, гаиләсе турындагы зур серне чиште
Хәтерләсәгез, 14 июль көнне Замирә Рәҗәпова 5 ел буе йөргән сөйгән егете белән Казанда никах укыткан, дип язган идек. Ниһаять, 10 ноябрь көнне "ВКонтакте" сайтында Замирәнең иптәше Максим белән бергә төшкән фотосы пәйда булды. Фото астына кәләш "Я не мыслимой ценой, и своей мечтой, заслужила это счастье быть с тобой...",...
-
Казан аэропортына шартлаткыч кую турында хәбәр итүчене тотканнар
"Казан" халыкара аэропортына шартлаткыч куелу турындагы хәбәр кичә 22:04 сәгатьтә кергән иде. Хәбәр ялган булып чыкты. Аэропортка шартлаткыч куелу турындагы хәбәрне билгесез ир-ат җиткерә. Ашыгыч рәвештә халыкны эвакуациялиләр, эзләү-тикшерү эше алып барыла. Аэропортта бомба табылмый, ә телефоннан ялган хәбәр җиткерүченең эзенә бик тиз чыгалар. Тоткарланучы ир-ат әйтүенчә, ул исерек вакытта...
-
Ана Даны медален алу өчен нинди документлар кирәк? Лидия Низамова белән әниләр турында әңгәмә
29 ноябрь әниләр көне буларак билгеләп үтелде. Бу көн үзенә барын да сыйдырган. Әниләргә булган хөрмәт, мәхәббәт, ярату бер генә көндә чагылырга тиеш түгел билгеле. Әмма бәйрәм көннәр тормышыбызга үзгә бер ямь өсти, тагы да матурландырып җибәрә күк. Теләче районы "Родник" халыкка социаль комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга...
-
Мөһим тема: җир өчен салым түләүдә үзгәрешләр
Билгеле булганча агымдагы елның беренче гыйнварыннан җир өчен салым, җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башлады. Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе белгече Рәүф Исмәгыйлев белән шул хакта сөйләштек. - Гражданнар, авыл хуҗалыгы оешмалары, җир участоклары хуҗалары үз җирләренең кадастр бәясен ничек белә алалар? - Бүгенге көндә бу бик гади һәм материаль...
-
Баландыш авылы китапханәсендә матур итеп Әниләр көне үткәрделәр
Баландыш авыл китапханәсендә "Әниләр-алтын кебекләр" дип исемләнгән Әниләр көне үткәрелде. Китапханәче Миләүшә Назипова әлеге бәйрәмнең төп асылы турында аңлатты. Кызлар - булачак әниләр, бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, һәркайсы үзенең әнисен матур итеп сөйләп күрсәтте.
-
Машина йөртүчеләр игътибарына - европротокол нәрсә ул?
Соңгы вакытта машина йөртүчеләр арасында «европротокол» дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Нәрсәне аңлата бу сүз, европротоколны тутыру тәртипләре ничек башкарыла? Бу сорауларга ачыклык кертү максатыннан, Теләче районы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Илнур Кәримуллинга мөрәҗәгать иттек. - Әлеге яңалык буенча юлда бәрелешкән ике машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәрләреннән тыш та страховка документларын...
-
Узган атнада "Теләче" радиосында узган интерактив уенда җиңүче өчен әзерләнгән бүләк үз хуҗасын тапты
Узган атнада "Теләче" радиосында узган интерактив уенның җиңүчесе - Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Рәфилә Хуҗина. Уенда җиңүчегә бүләк - чәчәкләрдән ясалган композицияне кул эшләре остасы Рафилә Нәбиуллина ясаган. Рафиләдән - Рәфиләгә бүләк! Дуслар, сез дә уенда актив катнашыгыз һәм бүләкләр отыгыз!
-
“Аулак өй”, “Тула басу”, “Орчык өмәсе” һәм башкалар турында
Авыл мәдәният йортларында, клубларда "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен..." дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестивале дәвам итә. Төрле авылда - төрле әттәхият дигәндәй, үзешчәннәребез тарафыннан күрсәтелгән йолаларның һәм концерт номерларының төрлесе бар. Әмма ни генә булмасын, алар барысы да бер максатка - халкыбызның йолаларын барлауга, аны яңартуга, аңа яңа бизәкләр өстәүгә һәм...
-
Биектаудагы спартакиадада Теләче муниципаль хезмәткәрләре беренче урынны алды
Билгеле булганча муниципаль хезмәткәрләр арасында спорт уеннары буенча спартакиада бара. 27-28 ноябрь көннәрендә Биектау районында спартакиаданың мини-футбол төре буенча ярышлар үтте. Биредә Теләче муниципаль район командасы 13 район командасы арасыннан, беренче урынга лаек булды. Икенче урында Биектау, өченче урында Чүпрәле районы командалары. Әлегә барлык нәтиҗәләр буенча да безнең район командасы...
-
Донорлар көне Теләчедә уңышлы уздымы? Нәтиҗәләр ясыйбыз
Узган атнада район үзәк хастаханәсендә Донор көне узды. Республиканың кан тапшыру үзәгенең күчмә станциясе бригадасы Теләчедә булып, донорлардан кан алды. Узган, 2014 елның февраль аенда 76, октябрендә кан тапшыручылар 67 кеше булган. 2015 елның ноябрендә әлеге күрсәткеч 86га җитте. Гадәттәгечә, авыл җирлекләреннән кан тапшырырга килүчеләр күп иде. Аеруча, Олы Мишә,...