Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Авангард» капитаны Емелинның организмында наркотик матдәләр табылган

Омск клубы уенчысының хәле 3 апрельдә Казанда узган «Ак Барс» ка каршы беренче матчтан соң начарланды.

«Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Мәскәүдә авыр хәлдә булган «Авангард» капитаны Алексей Емелинның организмында наркотик матдәләр табылган.

"Экспертиза нәтиҗәләре килде. Наркотик матдәләрнең эзләре табылды. Тикшерү бара",-дип хәбәр иттеләр Татар-информга Татарстан Эчке эшләр министрлыгында. Безнең мәгълүматлар буенча, сүз каннабис (марихуана) һәм героин эзләре турында бара.

Искәртеп узабыз, «Авангард» ның 34 яшьлек капитаны Алексей Емелин плей-оффның ярымфинал сериясенең «Ак Барс»ка каршы беренче матчыннан соң үзен начар хис итте. Уен 3 апрельдә Казанда узды. Икенче көнне хоккейчы хастаханәгә салына. Татарстан медиклары куйган беренче диагноз — токсик гепатит.

Емелинны реанимобильдә Казаннан Мәскәүгә җибәргәннәр һәм 15 сәгатьтән соң аны Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм институтына илткәннәр.

Соңрак хоккейчыга бавыр күчереп утыртырга мөмкин булуы турында мәгълүмат пәйда булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев